16+

Конфедерацияләр Кубогы Казанга нинди мирас калдыра?

Конфедерацияләр Кубогының алты матчы артта калды. Ярымфиналга чыгучыларның исемнәре тагын бер атнадан билгеле булачак.

Конфедерацияләр Кубогы Казанга нинди мирас калдыра?

Конфедерацияләр Кубогының алты матчы артта калды. Ярымфиналга чыгучыларның исемнәре тагын бер атнадан билгеле булачак.

Кубокның экваторы

Россия Яңа Зеландия, Португалия белән көч сынашып алырга өлгерде инде. Бу шимбә «Казан-Арена»ны чираттагы тарихи матч көтә. Ил җыелмасы Кубокның иң кайнар командасы - мексикалылар белән очраша. Аларның ничек уйнаганын һәм җан атканын узган матч нәтиҗәсе күрсәтте инде. Казандагы беренче матч 34 меңнән артык тамашачы җыйса, бу көнне стадионда аншлаг булыр, ди оештыручылар. Уенны 18.00 сәгатьтә Беренче каналдан да карап булачак. Ә иң яхшысы - стадионның үзенә бару.

В группасында уйнаучылар әлегә бераз безнең күз уңыннан читтәрәк торса да, нәтиҗәле матч күрсәтә. Камерун - Чили матчы - 0:2, ә Австралия - Германия 2:3 исәбе белән төгәлләнде. 24-25 июньдә ярымфиналга чыгучылар билгеле булачак.

Футбол калдырган мирас

Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты калдырган мирасны бүген һәр казанлы яратып куллана. Конфедерацияләр Кубогы, Футбол буенча дөнья чемпионаты да бу яктан калышмый. Югары дәрәҗәдә төзелгән, 45 мең тамашачы сыйдырышлы «Казан-Арена» стадионы төзелде. 2018 елда узачак Дөнья чемпионатына Казанда тагын дүрт футбол базасы ачыла. Биредә инде спортчылар әзерләнеп кенә калмый, яшәячәк тә.

- Базаларның өчесе инде 60-70 процентка әзер. Август аенда биредә төп эшләрне тәмамларга тиешбез. Әле газонның җиргә ияләшәсе бар, шуңа да аны язга калдырмау мөһим, - диде Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев.

Конфедерациядән Казанга калган тагын бер истәлек - Роналдуның граффити сурәте. Аның фонында фотога төшү өчен генә дә җанатарлар кесәсендә булган барлык акчаларын чыгарып бирергә әзер, ләкин ярамый. Кубок тәмамланганчы, «Рамада» кунакханәсенең ишегалды ябык.
Әлбәттә, Казан граффити сурәте белән генә чикләнмәгән. Шәһәрне төрле чәчәк бәйләмнәренә күмү өчен генә дә 50 миллион сум акча тотылган.

- Бер сезонда гына шәһәрне матурландырып булмый. Бүген Казан белән сокланалар икән, бу - күпьеллык эш. Ел әйләнәсендә Казанны матурландыру буенча зур эш башкарыла. Әле җәяүлеләр, велосипед юлларын рәткә китерәсе бар. Кремль яр буе Миллениум күперенә кадәр озынайтыла. Кабан күле яр буе чемпионатка әзер булачак. Инде бу җәй азагына аның бер өлешен тапшырабыз. Казан урамнарында милли орнаментлар тагын да ешаячак. Әлбәттә, киләсе елга Роналду сурәте кебек баш әйләндергеч тагын яңа проектлар да уйлап табарга тырышырбыз, - диде Татьяна Прокофьева.

Гол хәзер гол түгел

Ярышлар башында ук Казан инде Конфедерацияләр Кубогы тарихына кереп калды. Иң беренче булып нәкъ менә бездә, «Казан-Арена» стадионында барган Португалия - Мексика матчында «офсайд»ны капка янына беркетелгән видеокамералар белән ачыклый башладылар. Шул рәвешле португаллар керткән беренче голны да хөкемдар санамады. Хәзер футбол - югары технологияле спорт. Белгечләр фикеренчә, бу - уенда гаделлекне арттырачак. Моннан соң гол кердеме-юкмы икәнен ачыклауда озын-озак бәхәсләргә дә нокта куела.

«Казан-Арена»дагы камералар моның белән генә чикләнми әле. Стадионда теләсә кемнең шәхесен ачыклый торган 56 заманча камера да куелган. Тәртип бозганнарны шунда ук Fan-ID паспорты аша табачаклар.

Конфедерацияләр Кубогы Казан халкын футболны яңача ачарга, аны тагын да катырак яратырга этәрде. Бәлки берничә елдан бездә дә Роналду, Нани, Чичарито кебек футбол йолдызлары кабынып китәр, ә «Рубин» белән «Реал» Чемпионнар лигасында очраша башлар?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading