16+

Көрәшчеләр катнашындагы беренче концерт узды. Дәвамлы булсын!

Халкыбыз тормышында җыр һәм моңның никадәр зур урын алып торуын беләбез. Халкыбыз тормышында татарча көрәшнең иң зур кыйммәтләрнең берсе булуын да аңлыйбыз.

Көрәшчеләр катнашындагы беренче концерт узды. Дәвамлы булсын!

Халкыбыз тормышында җыр һәм моңның никадәр зур урын алып торуын беләбез. Халкыбыз тормышында татарча көрәшнең иң зур кыйммәтләрнең берсе булуын да аңлыйбыз.

Җыр-моң яратмаган татар булмаган кебек, җыр-моңсыз яши алмаган көрәшчеләр дә бар. Һәм алар шактый күп. Араларында атказанган артистлар да, җыр-моңны гомерлек юлдаш иткән һәвәскәрләр дә шактый. Моңа тагын бер тапкыр Биектау районының Мүлмә авылы мәдәният йортында тарихта беренче тапкыр көрәшчеләр катнашында узган мәгънәле, тәрбияви концертта инандык. Әлеге концертның бик зур миссиясен әйтми кала алмыйбыз. Махсус хәрби операциядә булган егетләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылган мәдәни чара булды ул.

Моннан берникадәр вакыт элек Мүлмә авыл җирлеге башлыгы Ленар Зиннәтуллин белән Мүлмә авылы мәдәният йорты җитәкчесе Динар Зиннәтуллин әгәр дә җирле клубка ремонт эшләре уздырылса, әнә шундый концерт оештырачакбыз дип уйлап куялар. Ремонт эшләре башкарыла, мәдәният йортын хәзер танып та булмый. Авылы да нык, йортлары, башка төрле учреждение биналары да шәп (җирле мәктәп бинасы, аның эчке ягы башкаладагы заманча белем бирү йортларыннан аерылмый да). Клубта башкала артистлары катнашында концертлар да еш уза. Халык та бик теләп йөри аларга. Көрәшчеләр катнашында узган чарага да мәдәният йортын тутырып халык җыелган иде. Алдан ук әйтеп куям, концерттан канәгать калды алар.

Ленар һәм Динар Зиннәтуллиннар – үзләре дә яшь чакларында республика бәйгеләрендә бил алышкан, бүген инде көрәш келәмендә хөкемдарлык итүче егетләр. Көрәшче дуслары, көрәшкә битараф булмаган фикердәшләре дә шактый. Алып баручы Салават Гәрәевка сокланмый мөмкин түгел. Полиция хезмәтендә эшли дип тә әйтеп булмый бу егетне. Заманында Ленар Зиннәтуллин җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнгән. Үз үлчәү авырлыгында лидерлар арасында йөргән Татарстан чемпионы Фаяз Зариповның җырлавын ватсапларда йөрүче хәбәрләрдә күргән бар иде, чыннан да шәп җырчы икән. “Ватаным Татарстан” газетасы битләрендә көрәшне актив яктырткан журналист Илнар Хөснуллин борынгы җырларны моңлы итеп, Филүс Каһировлардан кимен куймыйча яңгырата. Тумышы белән Чирмешән районыннан булган Ринат Гарифуллин кайчандыр Кемерово якларына көрәшергә барып, Россиянең спорт остасына кандидат нормативын үтәп кайткан иде, хәзер заманча, шәп җырлар башкара икән. Көрәшче егет Мөнир Мәрданов кечкенәдән җырлый, Арча педагогия көллиятен тәмамлый, зур артистлар белән концертларда чыгыш ясый. Әнисе язган җырны башкарып, Мүлмә авылы халкының мәхәббәтен дә яулады, талантлы егет. Баянчылар да шәп иде бу концертта. Чирмешән районы егете Илзар Закиров әле күптән түгел генә көрәшә иде, хәзер инде хөкемдарлык итә. Биектау районыннан Раил Гарипов – төзүче генә түгел, бик күп чараларда танылган җырчыларны җырлатучы баянчы. Әтнә районының бер авылында мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләүче Рәсим Галимҗановның абыйсы, энекәше көрәшә икән. Шушы Мүлмә авылыннан булган танылган алып баручы Әбри Хәбриев дусты Фәрит Салиховны сагынды: берничә ел дәвамында “Манзара” көрәш премиясендә нәкъ менә алар икәү алып баручылар булдылар. Татарстанның атказанган артистлары Илназ Минвәлиев белән Ильяс Халиковларны да һәм мәдәният, һәм көрәш җәмәгатьчелеге бертигез дәрәҗәдә белә. Шушы шәп чарага чакыруны инкарь итмичә, мин-минләнмичә Мүлмәгә кайткан танылган артистларыбызга афәрин диясе килә.

Әйткәнемчә, халык (күрше авыллардан, Биектаудан, Казаннан кайтучылар да бар иде) ошбу концерттан бик канәгать булып кайтып китте. Алай гына да түгел, көрәшче артистлар янына килеп, 8нче мартта да котлап китегез әле, диючеләр булды. Оештыручылар әйтүенчә, бөтен билет сатылып беткән, димәк, алда әйтелгән миссия дә үтәлгән.

...Кичә ахырында концертта катнашучыларның берсе менә мондый чаралардан башка районнарны да үрнәк алырга чакырды. Әлегә көрәшчеләр катнашындагы беренче концерт ул. Дәвамы булыр дип ышанасы килә.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец

    Мөһим

    loading