16+

Корбан БЕРДЫЕВ: «Аз сөйләп, күп эшләргә әтием өйрәтте»

Соңгы бер елда Казанның «Рубин» командасында сизелерлек үзгәрешләр башланды. Команданың уен стилен үзгәртүе, клуб президенты алмашыну, клубның җитди ребридингка алынуы шуны раслый. Аз сүзле, сирәк әңгәмәләре журналистлар өчен алтын бәһасенә торырлык баш тренер Корбан Бердыевның НТВ+ каналына, күптән түгел җирле интернет порталларга биргән җентекле интервьюлары клубның киң җәмәгатьчелек өчен ачыла...

Корбан БЕРДЫЕВ: «Аз сөйләп, күп эшләргә әтием өйрәтте»

Соңгы бер елда Казанның «Рубин» командасында сизелерлек үзгәрешләр башланды. Команданың уен стилен үзгәртүе, клуб президенты алмашыну, клубның җитди ребридингка алынуы шуны раслый. Аз сүзле, сирәк әңгәмәләре журналистлар өчен алтын бәһасенә торырлык баш тренер Корбан Бердыевның НТВ+ каналына, күптән түгел җирле интернет порталларга биргән җентекле интервьюлары клубның киң җәмәгатьчелек өчен ачыла...


Корбан Бердыев үзе бу адымны болай аңлата: «Тирә-юньдә бөтенесе «Рубин»дагы үзгәртеп корулар турында сөйли. Ул нәрсәдән гыйбарәт соң? Билгеле бер этапта команданың нәрсә теләвен һәм кая таба баруын җанатарларга, футбол сөючеләргә аңлатырга кирәк иде. Нәкъ менә шушы максат интервью бирергә этәрде дә инде». Остаз әңгәмәләрендә клуб тормышы белән генә чикләнмичә, шәхси тормышына кагылышлы мизгелләрне дә барлап уза. Аларның кызыклы өлешләрен «ШК» укучыларына да тәкъдим итәбез.
- Сезнең өчен тормышта иң зур авторитет дип кемне саныйсыз?
- Әлбәттә, әтине. Ул бик тыйнак кеше иде һәм һәрвакыт мине аз сөйләп, күп эшләргә өйрәтте. Советлар Союзы чорында спортчылар белән сирәк әңгәмә коралар иде. Миңа да бер тапкыр интервью бирергә туры килде, ни кызганыч, шуннан соң командабыз җиңелде. Әти бу әңгәмәне газетадан укыган булып чыкты. Хәтерлим әле, без табын янында утыра идек. Ул миннән: «Укыдыңмы?» - дип сорады. Мин: «Әйе», - диюгә: «Тел бистәсе!» - дип, газетаны минем алга куйды. Шулчакта мин аның бу ишарәсеннән аз сөйлә, күп эшлә дигән фикерне аңладым. Шуңа күрә мин хәзер аз сөйләргә тырышам. Шул ук вакытта дөньяның, вазгыятьнең үзгәрүен, җанатарларга нәрсәнедер аңлатырга кирәклеген дә аңлыйм. «Рубин» хәзер таныла башлады, ул күпләрнең яраткан командасына әйләнде. Җанатарлар саны да арта бара. НТВ+ка биргән интервьюым да аларга дөрес мәгълүмат җиткерү ниятеннән иде. Мәгълүматны алар ниндидер гайбәтләргә нигезләнеп түгел, ә клуб җитәкчелеге позициясе аңлатылган чыганактан алырга хокуклы.
- Балаларыгызда да үзегездәге сыйфатларны тәрбияләргә тырышасызмы?
- Әйе. Мин алар белән горурланам.
- Бер улыгыз фильмнарга көй яза. Сез аның бу шөгыленә ничек карыйсыз?
- Аның көйләре миңа бик ошый. Марат тормышта юлын үзе тапты. Минем аңа бер тапкыр да ярдәм иткәнем булмады. Хәтерлим әле, хатыным улыбызны Алма-Атадагы музыка мәктәбенә кертүне кайгыртуны миңа йөкләде. Мин ризалаштым, тик музыка мәктәбенә баргач, директор янына кермәдем. Үзем чыгып, хатынымны: «Барысы да хәл ителде, проблемалар булмаячак», - дип тынычландырдым. Күпмедер вакыттан соң чыгып, кабул ителүчеләрнең исемлеген игълан итә башладылар. Санап бетерделәр, малайның фамилиясе яңгырамады. Мин тын алырга да өлгерә алмый калдым: «Ә болар арасында иң яхшысы Марат Бердыев», - димәсеннәрме?! Комиссия аның музыканы шундый нечкә тоемлавыннан шок хәленә килгән булган икән. Аның хәтере искиткеч! Ул вуздан халыкара икътисади мөнәсәбәтләр факультетында бик яхшы билгеләргә генә укып йөргәндә китте. Диплом алырга ярты ел вакыт калган иде. «Әти, бу минеке түгел, ул диплом барыбер киштәдә ятачак», - диде. Лондонда мәртәбәле вузны тәмамлагач, аны педагог булып шунда калырга үгетләделәр. Ә ул анда калмады, өстәвенә музыка юлын да сайлады. Ул үзен жәлләмичә, бик күп эшли. Кызым да хәзер Англиядә, материаллар дизайны белән шөгыльләнә. Ул да минем горурлыгым. Кече улым да абыйсы һәм апасы кебек булыр дип өметләнәм.
- Сез, футболдан тыш, спортның башка төрләре белән кызыксынасызмы, Казанда уеннарга йөрисезме?
- Мин хоккейны, «Ак Барс»ны бик яратам. Тик мин уенга килгән вакытларда команда гел җиңелә. Телевизордан гына карасам да җиңеләләр бит! Бервакыт бу хакта Зиннәтулланың (Билалетдинов) үзенә дә әйттем, уеннарны карарга килмәвем өчен гафу ит, мин килгәндә җиңеләсез, дидем. Ә менә «Рубин» футболчылары «Ак Барс» матчларына бик теләп йөри.

Сүз уңаеннан: декабрь азагында Казанның «Магия кино» кинотеатрында «Рубин» хакында сөйләүче «Команда» фильмының ябык премьерасы булды. Фильмны беренче булып караучылар арасында «Рубин» ветераннары да бар иде. Картинаның бер өлеше нәкъ менә аларга багышлана. Премьерада шулай ук клуб президенты Дмитрий Самаренкин, баш тренер Корбан Бердыев, журналистлар һәм җанатарлар катнашты. Картина прокатка 15 гыйнварда чыгачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading