16+

Корбан Бердыев Татарстан Президенты белән очрашты

«Рубин»ның өлкән тренеры Корбан Бердыев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Бу очрашу сезон тәмамланганнан соң оештырыла торган директор киңәшмәсен алыштыручы чара булып тора.

«Рубин»ның үсеш стратегиясен билгеләү өстендә эшләүчеләр Универсиададан соң җыелачак, ә команданы җыйнау һәм аны Европа лигасының сайлап алу раундына әзерләү буенча сораулар попечительләр советы һәм өлкән тренер белән очрашуда хәл ителде.
Җәй көне «Рубин» составын көчәйтү өстендә эшләячәк. Быел Казан командасына беренче булып «Кубань»нан ярымсакчы В.Кулик килде. Ул әлегә хәтле килешүе озайтылмаган Б.Натхоны алыштыра алыр дип көтелә. Натходан тыш, 1 июльдән ирекле агентлар рәтенә һөҗүмче В.Дядюн белән ярымсакчы А.Рязанцев керәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading