Шәһри Казан

Косторная башта Тутберидзедан гафу үтенергә тиеш

Спортның фигуралы шуу төре көннән-көн популярлаша бара.

Спортчыларның уңышлары белән генә түгел, андагы интригалар белән. Алена Косторнаяның кабат Этери Тутберидзега кайтырга теләвен кичә язган идек. Бу уңайдан бик күп тренерлар, спортчылар, җанатарлар комментарийларын кызганмый башлады. Кичә көн буе сүз шул хакта барды. Спорт журналистлары да үзләренә “җим” тапты. Комментарийларның исә төрлесе булды. Әйтик, СССРның атказанган тренеры Татьяна Тарасова, Косторная, кире кайтыр алдыннан, башта элеккеге тренеры Тутберидзедан гафу үтенергә тиеш, дип белдерде. “Бөтен илгә белдереп китеп барды, хәзер бөтен ил ишетерлек итеп гафу үтенергә һәм тренерының карарын көтәргә тиеш”, – дигән ул.

Реклама

Косторная узган елның җәендә Тутберидзедан Евгений Плющенко  академиясенә китте һәм әллә ни югары нәтиҗәләргә ирешә алмады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: