16+

«Краснодар» җиңеп китте

Казанның «Рубин» футбол командасы үз кырында «Краснодар»дан җиңелде.

«Краснодар» җиңеп китте

Казанның «Рубин» футбол командасы үз кырында «Краснодар»дан җиңелде.

Җиңелү китергән бердәнбер туп казанлылар капкасына уенның 75 нче минутында керде. Матчтагы беренче кискен мизгел 14 нче минутта «Рубин»ның ярымсакчысы Азмун тарафыннан тудырылган иде. Әмма туп каршы капкага кереп җитә алмады. Гомумән алганда, беренче таймдагы кискен мизгелләр, каршы якка янаган куркыныч Казан егетләре ягыннан гына булды. Исәпне генә ачып җибәрә алмады алар. Икенче таймда уен бераз сүрелә төште кебек. Әмма «Краснодар» уенчысы Вандерсон үз исәбенә бер туп язып куйды анда - «Рубин» капкасына очып кергән туп нәкъ менә аныкы иде. Казан егетләре уен азагына кадәр исәпне тигезли алмадылар һәм чираттагы тапкыр үз кырларында минималь исәп белән җиңелүгә дучар булдылар. «Рубин» - «Краснодар» 0:1.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading