16+

Көрәш: 10 мөмкинлек - 9 алтын!

Татарстан спорт сөючеләре БДБ илләре Уеннарының бер ярышын аеруча зур түземсезлек белән көткәндер. Чөнки көрәш буенча ярышларда республиканың берьюлы алты көрәшчесе катнашты.

Көрәш: 10 мөмкинлек - 9 алтын!

Татарстан спорт сөючеләре БДБ илләре Уеннарының бер ярышын аеруча зур түземсезлек белән көткәндер. Чөнки көрәш буенча ярышларда республиканың берьюлы алты көрәшчесе катнашты.

Шөкер, Россия җыелмасы борчылырга мәҗбүр итмәде, ышанычлы рәвештә ун мөмкинлектән тугыз алтын медаль яулады. Алты алтынның ияләре – Татарстан егетләре.

Үз авырлык үлчәүләрендә чемпионнар булып Зариф Вәлитов (Төмән өлкәсе, 60 кило), Раббани Нургалиев (Татарстан, 65 кило), Рафаэль Бильданов (Оренбург өлкәсе, 70 кило), Марсель Мурзагильдин (Башкортстан, 75 кило), Рүзәл Тимергалиев (Татарстан, 80 кило), Вадим Васильев (Татарстан, 85 кило), Илсаф Фәхретдинов (Татарстан, 90 кило), Булат Юнысов, (Татарстан, 100 кило), Альберт Сәхәбиев (Татарстан, 120 кило) танылды. Иң авыр үлчәүдә җиңүче булып исә быелгы көрәш буенча дөнья чемпионатының абсолют җиңүчесе Әзәрбәйҗан егете Җамал Фәйзиев танылды. Хәтерләсәгез, Миңгәрдә узган бәйгедә ул Сергей Павликны аркасына салды. Чемпион калганнан соң, Җамал бу ярышлардагы иң авыр очрашуы Татарстан егете Айнур Ганиев белән булуын ассызыклап, гомумән алганда, көндәшләре яшь булганга, турнирның әллә ни авыр булмавын искәртте. "Миңгәрдә бит мин олылар арасында көрәшеп җиңү яуладым", дип белдерде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading