16+

Көрәш буенча Дөнья Кубогы ничек узды һәм кемнәр җиңде?

18-21 май көннәрендә Мәскәүдә, Казанда һәм Изге Болгарда көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары узды. Дөньядагы вазгыятьне исәпкә алсак, бәйгегә җыелучылар саны сокланырлык иде.

Көрәш буенча Дөнья Кубогы ничек узды һәм кемнәр җиңде?

18-21 май көннәрендә Мәскәүдә, Казанда һәм Изге Болгарда көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары узды. Дөньядагы вазгыятьне исәпкә алсак, бәйгегә җыелучылар саны сокланырлык иде.

150ләп көрәшче катнашты Дөнья Кубогы өчен. Россиягә күрше булган дәүләтләрдән генә түгел, Ангола, Монголия, Гвателама, Гвинея, Шри-Ланка, Бангладеш кебек экзотик төбәкләрдән дә бар иде бәйгедә катнашучылар арасында. Донецк Халык Республикасыннан да берничә көрәшче килгән иде. Иң элек көрәшчеләр Мәскәүдә квалификацион турнир уздырды. Икенче көнне үк диярлек "Идел" ("Волга"да) Яшьләр үзәгендә батырлар хәлиткеч очрашуларда катнашачак, медальләр өчен көрәшәчәк батырларны ачыкладылар. Кыргызларның шәп команда алып килүләре күзгә ташланды "Идел"дә. Техник яктан әзерлекле булулары аларга көндәшләрен бик матур алымнар белән җиңәргә мөмкинлек бирде.

Ярышлар 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 килолы һәм иң авыр үлчәүдә үтте. Медальләр өчен көрәш исә Болгар җирлегендә узды. Быелгы турнирның Идел буе Болгар Дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырылуы әлеге бәйрәм чараларында милли көрәшебезне данларга, санларга, күрсәтергә мөмкинлек тудырды.

Шунысы сөендерә, Дөнья Кубогы өчен Россия җыелмасы составында Татарстанның өч көрәшчесе дә уңышлы чыгыш ясады һәм беренче урынны яулады. Җиңел булды дип әйтә алмыйм. Әйтик, Рафаэль Кәлимуллинга беренче әйләнештә үк танылган көрәшче Мөнир Галләмов белән очрашырга һәм шактый авырлык белән генә отарга туры килде. Балтач егете Руслан Рәфыйков та беренче әйләнештә үк Россия-2 командасыннан исеме яхшы таныш Илдар Моратов белән очрашты һәм җиңү яулады. (Россия, мәйдан хуҗасы буларак, ике команда куйган иде. Беренче командага Россия чемпионатында икенче урыннарны яулаган көрәшчеләр керде). Фирдүс Зәйнуллин да молодец, көндәшләренә мөмкинлек калдырмады.

Өйлә намазыннан соң абсолют батыр өчен көрәш башланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading