16+

Көрәш буенча Федерация Кубогының кайбер үзенчәлекләре: кайчан, ничек, ничә сум?

16-18 декабрь көннәрендә Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда көрәш буенча Татарстанның көрәш Федерациясе Кубогына ярышлар узачак. Бәйге шәхси-командалар беренчелеге булып исәпләнә.

Көрәш буенча Федерация Кубогының кайбер үзенчәлекләре: кайчан, ничек, ничә сум?

16-18 декабрь көннәрендә Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда көрәш буенча Татарстанның көрәш Федерациясе Кубогына ярышлар узачак. Бәйге шәхси-командалар беренчелеге булып исәпләнә.

Әлеге ярыш быел элеккеге елларда уздырылып килгән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үтә торган бәйгене алмаштырырга тиеш иде. Илдәге, республикадагы вазгыятьне истә тотып, турнир соңгарак вакытка күчерелде. Бәйгенең кайбер хасиятләре хакында без республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһировтан белештек.

- Федерация Кубогына ярышлар шәхси-команда беренчлеге статусында узачак. Ягъни теге яки бу командага эләкмәгән көрәшчеләр дә, шәхси беренчелектә катнашырга хокуклы. Без көрәшне тагын да массачылрак итү ягында, - дип белдерде Марсель Таһиров. - Ярышларның баш хөкемдары - Фәрит Шәйхетдинов. Үлчәнү һәм теркәлү шушы ук бинада 16 декабрьдә узачак. Шул ук көнне командалар вәкилләре катнашында семинар да узачак. Семинарда допинг мәсьәләсе аерым пункт итеп чыгарылды. Без допинглар куллануга каршы көрәшәчәкбез.

Үлчәү категорияләренә килгәндә, Федерация Кубогына ярышлар биш үлчәүдә узачак: 65, 75, 85, 105 1әм 130 кг.га кадәр авырлыкларда. 1 килограмм "перевес" рөхсәт ителәчәк. Шулай ук "утешиловкалар" да булачак. Приз фондына килгәндә, ярышта җиңү яулаучылар 50, 40 һәм өченче урында калган ике көрәшче 30ар мең сум акчалата бүләк алачак. Аерым номинацияләрдә җиңү яулаучыларга да бүләкләр биреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading