16+

Көрәш кенә булсын – барысына да риза, яки көрәшчеләре ни хәлдә?

Бүген Казанда “Ак Барс” Көрәш сараенда көрәш буенча “Автодор” оешмасы Кубогына Татарстан һәм Идел буе җыелма командалары арасында иптәшләрчә очрашу узды. Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Көрәш кенә булсын – барысына да риза, яки көрәшчеләре ни хәлдә?

Бүген Казанда “Ак Барс” Көрәш сараенда көрәш буенча “Автодор” оешмасы Кубогына Татарстан һәм Идел буе җыелма командалары арасында иптәшләрчә очрашу узды. Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан җыелмасы түбәндәге составта чыгыш ясады: Ришат Камалов, Раббани Нургалиев, Ислам Фәлахов, Динар Кәримуллин, Ренас Кәлимуллин, Ранис Галимуллин, Илнар Галимов, Эльдар Хәмитов, Раил Нургалиев, Фирдүс Зәйнуллин. Өлкән тренер итеп Казанның Идел буе командасыннан Җәүдәт Хөсәенов билгеләнде.

Ярышлар “стенка на стенку” принцибы белән үтте. Әлбәттә, Татарстан көрәшчеләренә үз диварлары да ярдәм иткәндер. Иң беренче очрашуларда Ришат Камалов, Раббани Нургалиев (ике секундта Мари Иле егетен аркасына салды), Ислам Фәлаховларга көндәшләрен оту өчен берничә секунд та җитте.

Китте көрәш, китте алыш...
75 килограммлылар арасында көтелгән алыш булды. Артур Зөлкәрнәев белән Динар Кәримуллин соңгы арада билбаулы көрәш буенча ярышларда шактый бергә туры килделәр. Икесе дә шәп көрәшче. Артур җиңде, Динарның да иң матур алымнары аның белән көрәшкәндә булды (һәрхәлдә, инстаграм шулай күрсәтә). Җитмәсә, икесе дә күптән түгел генә бер команда – Теләче районы өчен бил алыштылар, ягъни бер-берсен нечкәлекләргә кадәр беләләр дип әйтергә мөмкин. Бәлки шуңадыр, бер-берсен гел атып бәрергә омтылышлар булуга карамастан, “алым бәяләнми” дигән сүзне ишетергә туры килгәндер. Ахыр чиктә, уңыш Динарга елмайды. Очрашу тәмамланырга 1 минут калып калганда ул көндәшен 2 баллык алымга атты. Артур берничә тапкыр тырышып карады, әмма барып чыкмады: исәп – 4:2.

80 кг. Башкортстаннан Рамил Галимов – Татарстаннан Ренас Кәлимуллин. Озакка китәчәк очрашу көтмәдек. Ни гаҗәп, Рамил тартышты. Алымнар ясарга да тырышты. Тырышып, аркасына ятты. Кисәтүләр ярдәмендә Ренас җиңү яулады. Чиста булмаса да, кем әйтмешли, “победителей не судят”...

85 кг. Ринас Садаров һәм Ранис Галимуллин. Алып баручылар Ринасны нигәдер Ранис дип таныштырды. Ләкин бу көрәшчене аяктан екмады: көрәш башлануга бер балл яулады ул. Ринас – бүгенге көндә теләсә кайсы Татарстан көрәшчесен җиңә алырдай инде танылган батыр. Авырлык белән генә булса да, бу көрәштә дә башта ул алга чыкты. Галимуллин исә, гадәттәгечә, көрәшнең икенче яртысында кызып кына өлгерде, рәттән ике балл, аннан тагын берне, аннан Ринаска кисәтү һәм Лаеш көрәшчесе - бу очрашу да җиңүче.

90 кг. Раил Салахетдинов (Киров өлкәсе) – Илнар Галимов (Алабуга). Үз үлчәүләрендә илнең иң көрәшчеләре. Илнар башта ук ике алым ясады, әмма көндәше өстенә төште. Шунда ук бәлки кисәтү дә бирергә мөмкин булгандыр Раилгә. Руслан Нургалиев аңа көрәшергә кирәк дип белдерде. Файдасы тиде: гадәттәгечә, кычкыра-кычкыра, Салахетдинов бер баллык алым ясады. Шуннан көндәшен баш аша әйләндереп, тагын ике баллга ия булды. Аннан тагын берне. Кыскасы, Раил чиста җиңү яулады.

Авырлар...
100 кг. Айнур Сыртаев – Эльдар Хәмитов. Эх, көрәшне сагынганбыз, име? Нинди исемнәр бит. Дөрес, бу көрәштә әллә ни көндәшлек күренмәде. Татарстан көрәшчесе көндәшен 4:1 исәбе белән җиңүгә иреште. Айнур көрәшкә әзер түгел дигән тәэсир калды.

130 кг. Күпләр көткән Галләмов белән Нургалиев көрәше. Әйе, Муса бу юлы Мари Иленнән дип тәкъдим ителде, Татарстан өчен көрәшмәде. Ничек булса булсын, көрәш кенә булсын! Озак кына тартышканнан соң, Раил алымга китте, Муса аяк чалырга маташты, нәтиҗәдә бер һөҗүмдә ике балл, Раил – алда! Ике генә түгел, өч! Мусалар ягы челендж аткан иде, ләкин шикаять канәгатьләндерелмәде. Моның өчен көндәшкә бер балл да бирәләр икән хәзер. Видео карап утырган тамашачыларның берсе “Эх, картаялар” дип уфтанып та куйды әле. Раил вакыт беткәнен көтә башлады, аркасына да ятты, артык сузылды да, көндәшенең өстенә дә төште... Бер тапкыр алым да ясады, тик икенче Нургалиев – Руслан Раил аркасына ятты дигән нәтиҗә чыгарды. Башкалар да килеште. Бик бәхәсле карар һәм үкенечле җиңелү. 100 килода көрәшкәндә, Раил белән Муса алышы җанлырак уза иде. Картаялар?

Пәһлеваннар көрәше. Сергей Павлик – Фирдүс Зәйнуллин. Кем җиңәчәге ачык? 201 килолы ди бит әнә Павлик! Фирдүс килешмәде, әлбәттә. Башта ук бер балл алды, Павлик кисәтү дә бүләк итте. 2:0 бу үлчәүдә – инде җиңде дигән сүз еш кына. Күренеп кенә китәргә килгән булса кирәк Сергей. Оттырды...

Безгә дә кирәк!
Күрәбез, көрәшчеләр, нигездә, әйбәт формада. Тамашачылар гына түгел, алар да сагынган көрәшебезне – күренеп тора. Сүз уңаеннан, мондый көрәш ярышлары кызыклы форматка ия. Ә нигә, әйтик, Татарстанда да, Кукмара – Балтач, Лаеш – Казанның Яңа Савин, Теләче – Әлмәт командалары арасында да очрашулар уздырмаска ди? Көрәш ярышларына сусаган бер чорда матур тәҗрибә булыр иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading