16+

Көрәш кенә түгел, хөрмәт тә кирәк...

Хөрмәт булса, көрәш була. Әлмәттә көрәшчеләрне яшьтән үк шушы принцип белән тәрбияләп үстерәләр. Көрәш булса, хөрмәт тә була.

Көрәш кенә түгел, хөрмәт тә кирәк...

Хөрмәт булса, көрәш була. Әлмәттә көрәшчеләрне яшьтән үк шушы принцип белән тәрбияләп үстерәләр. Көрәш булса, хөрмәт тә була.

Билгеле булганча, соңгы елларда Әлмәт командасы ир-егетләр арасында гына түгел, яшьләр арасында да зур уңышларга ирешә башлады. Менә 2006-2008 елгы көрәшчеләре дә соңгы ярышларда бик уңышлы чыгыш ясадылар. Татарстан беренчелегендә алар өченче урынны яулаган булсалар, Актанышта Беренче Президенты призларына узган ярышларда икенче урынны яуладылар. Араларында инде Россия чемпионнары да бар.

Шул уңайдан, Әлмәт көрәш федерациясе яшь батырларны хөрмәтләп узды. Җирле иганәчеләр, аерым алганда, "Татнефть" оешмасы ярдәмендә 1 урынны алган көрәшчеләргә - 10 мең, 2 урынны яулаучыларга - 8 мең, 3 урында калган көрәшчеләргә 6 мең сум акчалата бүләк тапшырылган. Командадагы һәр көрәшче тагын 7шәр мең акча алган. Шулай ук тренерларны да - Рузил Ганиев, Руслан Нургалиев һәм Фәнил Минһаҗевка да бүләкләр тапшырылган.

Билгеле булганча, биредә федерацияне үзе дә көрәшче Марсель Шәрифуллин җитәкли. Көрәш өчен җаваплы кешеләр аның турында милли көрәшебезне, татар телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга, үстерүгә бик зур тырышлык куя. Хәзер инде ул Әлмәт өчен генә түгел, ә Татарстанның көрәш федерациясе тәкъдиме белән, көнъяк-көнчыгыш төбәктә милли көрәшебез буенча куратор вазифасын да башкара, димәк, башка районнарда да көрәш әле җанланыр дигән ышаныч бар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading