16+

Сагынганбыз көрәшне, ай, сагынганбыз...

Чирек гасыр тарихы булган, 25 нче мәртәбә узучы Балтач районы башлыгы призына зурлар арасында узган ярышлар быел да оештырылган төстә, югары дәрәҗәдә үтте. Сагындырылган көрәш, ай сагындырылган...

Сагынганбыз көрәшне, ай, сагынганбыз...

Чирек гасыр тарихы булган, 25 нче мәртәбә узучы Балтач районы башлыгы призына зурлар арасында узган ярышлар быел да оештырылган төстә, югары дәрәҗәдә үтте. Сагындырылган көрәш, ай сагындырылган...

Бөтен дөнья буйлап туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, моңарчы ел ахырында уза торган ярышларыбыз яңа елга чыгып, январь ае ахырында узса да, искиткеч матур, тыныч шартларда узып китте. Көрәшчеләребезнең дә, тамашачының ярышларга сусаганы шушы ярышларда аеруча ачык күренде. Ярыш барышында, күп кенә тренерларга мөрәҗәгать итеп, аларның фикерләре белән дә кызыксындым. 

Алмаз Галиев (Салавыч): “Залның бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылуы таң калдырды мине. Аннары күп кенә командаларның бердәм формада килүе дә куңелдә матур хисләр калдырды”. Аның фикерен районыбыз спортының башында торучы Рөстәм Заһидуллин да хуплады. “Тамашачыга гына игьтибар итик әле. Һәр ярышның үз тамашачысы була, һәрхәлдә алар трибунада үз урынын таба инде. Кагыйдәләрнең үзгәрүе дә бугенге ярышларга аерым бер төсмер бирде диясе килә. Чөнки бүген хөкемдарлар белән тамашачыларыбыз арасында бернинди каршылык тумады. Алайса башка ярышларыбызда шактый гына “бәрелешләр” булып ала иде”. Чыннан да, халык риза булырлык итеп башкарып чыга алдык ярышларыбызны. 

Ринат Гарипов (Яңгул): “Ветераннарыбыз да бил бирергә ашыкмый әле. Кара, безнең Ранил, Нурфатлар ничек итеп көрәшәләр үзләре тәрбияләгән малайлары белән. Нинди матур тигез көрәш. Җиңүне алар очрагында соңгы секундлар гына билгели алды”.

Яңгулдан Ранил Габдрахмановның Арбордан Салават Әсхәдуллин белән бил алышуы (икесе дә спорт остасы) ахырга кадәр тигез көрәше, гүя, хоккей ярышларын хәтерләтеп җибәрде. Анда да бит, күп очракта соңгы секундлар хәл итеп куя җиңучене.

Дамир Гөбәйдуллин(Арбор): “Соңгы вакытта кагыйдәләр нык үзгәрде. Күреп торасыз, хөкемдарларга бик авырга туры килә, кайбер мизгелләрдә, кисәтү белән активлыкны аеру өчен видео да куелса, тагын да әйбәт буласы иде”. 

Ярышларга карата үз фикерен ярышларның баш хөкемдары Фәнис Шәрипов та белдерде: “Мин зур канәгатьләнү белән китәм бүгенге ярышлардан. Ярышка көче кергән бар кешегә олы рәхмәтемне җиткерәм. Ярышның кайсы гына мизгелен алма, ачылу-ябылу тантанасымы, көрәш барышы дисенме, барысы да җентекләп уйланылып эшләнгән иде. Олы юбилейлары уңаеннан, спорт министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Бөрбаштан Тәнвир Галимов белән Миннегали Шакировка, көрәшчеләрне күз уңыннан ычкындырмый һәрдаим контрольдә тотучы район җитәкчелегенә ихтирамым бу ярыштан соң тагын да арта төште”. 

Ә инде ярышларыбызга килсәк, төп көндәшлек әлеге дә баягы Яңгул һәм Арбор көрәшчеләре арасында барды. Ни булса да, яңгуллылар алып килгән Кубокларын кире үзләренә алып кайтып киттеләр. Өченче урынга быел сөт-май комбинаты көрәшчеләренең чыгуы тагын бер сенсация булды. “Маяк”лыларның да быел бер баскычка югары күтәрелүе, тимирязевлыларның бишлеккә керүе дә күңелләрдә матур уйлар тудырды. 

Инде аерым үлчәү авырлыгында җиңүчеләребезне атап узыйк: 
60 кг.да - 1. Әдел Фазылҗанов(Норма) 2. Айнур Галимуллин(Яңгул) 3. Дилус Нуриев (мәгариф идарәсе) 4.Кәрим Ногманов(Пыжмара).
65 кг.да - 1. Нурфат Шәфигуллин(Шеңшеңәр) 2. Илдан Әхмәтханов(Яңгул) 3. Ранил Ганиев (Норма) 4. Дамир Ишморатов (сөт-май комбинаты) 
70 кг.да - Илназ Минмуллин (Арбор) 2. Ирек Әхмәтханов (Яңгул) 3. Фәнзил Шакиров (Арбор) 4. Рузәл Саттаров (Куныр) 
75 кг.да - Илгизәр Галимуллин (Смәел) 2. Рәис Низамов (Арбор) 3. Илнар Муллахмәтов (Яңгул) 4. Рамил Нигьматуллин (Сосна) 
80 кг.да - 1. Ранил Камалов (Балтач) 2. Илнар Фазылҗанов (сөт-май комбинаты) 3. Радил Гыйззәтуллин (Шеңшеңәр) 4. Инсаф Хәйруллин (Бөрбаш).
85 кг.да - 1. Салават Әсхәдуллин((Арбор) 2. Ранил Габдрахманов (Яңгул) 3. Раниф Камалов (Чутай) 4. Ранил Әшрәпов (Яңгул) 
90 кг.да - 1. Рамил Зәйнетдинов (мәгариф идарәсе) 2. Рузәл Гарипов (Чепья) 3. Рөстәм Низамов (Арбор) 4. Рамил Камалетдинов (Яңгул) 
100 кг.да - 1. Руслан Рәфыйков (Яңгул) 2. Рәдис Сәмигуллин (Чутай) 3. Марат Әхмәтҗанов (Салавыч) 4. Рафис Галләмов (Сосна) 
Авыр үлчәүдә - 1. Булат Вафин (Чутай) 2. Айдар Апанов (Салавыч) 3. Айнур Гаениев (Норма) 4. Руслан Ризванов (сөт-май комбинаты)
Инде көрәшчеләребез алдында зур сынау тора. Алар 11-13 февльдә Минзәлә шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге Зур Кубокка республика ярышларында бил алышачаклар.

Нурзада Сәмигуллин, Балтач.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X