Шәһри Казан

Көрәшчеләрне мактаулы исемнәре белән котлыйбыз!

Татарстанның ике танылган көрәшчесе бүген мактаулы исемнәргә лаек булды. Мактаулы исемнәр белән көрәшче егетләрне ТР спорт министрлыгының еллык коллегиясендә бүләкләделәр.

Реклама

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән моннан берничә ел элек көрәш мәйданыннан китеп, инде бик күп чемпионнар әзерләргә өлгергән Руслан Нургалиев һәм соңгы елларда үз авырлыгында бил бирмәс батырга әйләнгән Ренас Кәлимуллинга "Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Егетләрне котлыйбыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: