16+

Күршеләрең дә укысын

Французлар быелгы Олимпиада уеннары хөрмәтенә 56 х 80 см форматында газета чыгарган.

Күршеләрең дә укысын

Французлар быелгы Олимпиада уеннары хөрмәтенә 56 х 80 см форматында газета чыгарган.

Франциянең «Экип» дигән спорт газетасы чыгарган 32 битлек бу басма аның гадәти саннарыннан ике тапкырга зур һәм ул тарихка спорт басмалары арасындагы иң зур газета буларак кереп калачак. Моны баш мәкаләгә урнаштырылган Гиннесс рекордлар китабы логотибы да раслый.
«Әгәр дә сез метрода, поездда барасыз яки очкычта очасыз икән, күршеләрегездән гафу үтенергә оялмагыз. Ни өчен дигәндә, диагональ буенча 96,5 см булган газетаны сезнең белән берьюлы берничә күршегез укый алачак», - дип хәбәр итә «Экип» редакциясе. Журналистлар билгеләп үткәнчә, үзләренең рекордларын алар дөньяның атаклы спортчыларына багышлаган. Алар арасында спринтер Усейн Болт, йөгерешче Карл Льюис, йөзүче Майкл Фелпс, баскетболист Кобе Брайант та бар. Укучыларга газета, бонус сыйфатында, дзюдочы Тедди Ринерның төсле фотосурәтен дә бүләк итә.
Дөньядагы иң зур спорт газетасының тиражы - 400 мең данә. Ә бәясе - бер евро.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading