16+

Көрәштерәләр дә, хөрмәтлиләр дә

Балтач егетләренең Актанышта җиңеп кайтуы, көрәшчеләребезне генә түгел, җитәкчеләребезне дә рухландырып җибәрде, ахры. Яңа федерация рәисебезнең дә аягы җиңел булды, аның тырышлыгы белән, соңгы ярышларыбыз иң беренче көрәшчеләребезне зурлаудан ачылып китә башлады.

Көрәштерәләр дә, хөрмәтлиләр дә

Балтач егетләренең Актанышта җиңеп кайтуы, көрәшчеләребезне генә түгел, җитәкчеләребезне дә рухландырып җибәрде, ахры. Яңа федерация рәисебезнең дә аягы җиңел булды, аның тырышлыгы белән, соңгы ярышларыбыз иң беренче көрәшчеләребезне зурлаудан ачылып китә башлады.

Май бәйрәмнәре алдыннан көрәшчеләр иле Яңгулда заманында бертуган Рәфыйковлар династиясенең танылган көрәшчесе булган Габделфәрт Габделбәр улы истәлегенә 2007 елгы балалар арасында узган ярышларыбыз да шундый матур мизгелләр белән ачылып китте. Традицияләрезгә тугры калып, башта Актаныштан җиңү белән кайткан малайларыбызны зурласалар, аннан Татарстан, Рәсәй чемпионатларында җиңү яулаган зурларны олыладылар. “Менә бу абыйларыгыз – Рәдис Сәмигуллин, Илназ Минмуллин, Ирек Әхмәтханов кебек зур җиңүләр яулап, сез безне киләчәктә дә күп сөендерерсез әле”, - дип тәмамлады үз чыгышын район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Билгеле, район башлыгы Р.Нотфуллин, район башкарма комитет җитәкчесе, атказанган көрәш остасы А.Хәйретдинов һәм федерция рәисе Ф.Шәрипов кулыннан акчалата бүләкләр алу, көрәшчеләребездә зур горурлык хисләре уятып, аларны яңадан-яңа җиңүләргә рухландырмый калмагандыр, минемчә. “Көрәшчеләребезне шушылай зурлаган өчен район администрацисенә, Балтачтан шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллинга олы рәхмәтемне җиткерәм”, - дип билгеләп узды үз чыгышында Фәнис Энгелович.

Арабыздан вакытсыз киткән Габделфәртне онытмыйлар авылда. 1995 елда башланып киткән ярышларыбыз әлегәчә дәвам итә. Моннан соң да шулай гына була күрсен. Энеләре спорт остасы Илдар, Илһам Рәфыйковларның, “Яңа тормыш” җәмгыяте, җирле үзидарә, мәктәп коллективы тырышлыгы белән, “менә” дигән ярышлар узып килә. Рәхмәт аларга. Балтачтан Фагыйль Шәфигуллин, Яңгулдан Ранил Габдрахманов ярдәме белән быел дүртенче урынны яулаучылар да, иң оста көрәшчеләр дә, аларның остазлары да бүләкләнде. Сокладыра малайларыбыз да. Көннән-көн шомарып киләләр. Смәелдән Шакиров Фаяз, Миннегалиев Әмир, Фәһим Мөхәммәдиев, Балтачтан Әнис Газизуллин, Арбордан Фәнзил Кәбиров, Чепьядан Ислам Йосыпов, Бөрбаштан Солтан Хакназаров, Яңгулдан Рамазан Гыйльмуллиннарның көрәшен карап утыру үзе бер күңелгә рәхәтлек бирә. Удмурт малайларыбыз да кимен куймый. Чепьядан бертуган Павел һәм Алесандр Марининнарның, Кече Лызидан Тимофей Чушкинның, Глеб Гайсинның бил алышуы да күпләр дә зур кызыксыну уятты.

13 мәктәптән җыелган 87 көрәшче арасында чемпион калганнар белән таныш булыгыз: Чушкин Тимофей /Кече Лызи-25 кг./, Инзил Габделбәров /Балтач-28 кг./, Фариз Гомәров /Нөнәгәр-31 кг/, Әнис Газизуллин /Балтач-34 кг/, Алмаз Камалов /Нөнәгәр-40 кг/, Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел-45 кг/, Фәнзил Кәбиров /Арбор-50 кг/, Фидан Гарифуллин /Норма-55 кг/, Әмир Миннегалиев /Смәел-60 кг/, Әлфис Гыйльметдинов /Арбор-65 кг/, Бәхтияр Гарифуллин /Бөрбаш-70 кг/, Камил Гарапшин /Норма-авыр үлчәүдә/.

Инде зур түземсезлек белән 15 майда Субаш авылында шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышлап узачак ярышларны көтеп калабыз.
Нурзада Сәмигуллин. Балтач.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading