16+

Кукмара кызы дөнья чемпионатында бронза медаль яулады

Кукмара районыннан 16 яшьлек Фәнүзә Кадыйрова хоккей буенча яшьләрнең дөнья чемпионатында бронза медаль яулады.

Кукмара кызы дөнья чемпионатында бронза медаль яулады

Кукмара районыннан 16 яшьлек Фәнүзә Кадыйрова хоккей буенча яшьләрнең дөнья чемпионатында бронза медаль яулады.

Орчык кадәрле генә Фәнүзәнең егетләр белән бер командада «Олимп» боз сараенда хоккей уйнавын яратып күзәтә идем. Кай арада гына алканы эләктереп ала да, үзеннән бер башка озын яшьтәш егетләрен алдалап китеп, капкага сылый да куя! Малайлардан бер аермасы да юк - киемендәге саныннан һәм берникадәр күренеп торган чәченнән генә чамалап, аның Фәнүзә икәнен аңларга була иде.

Тренер Илдар Ганиев кул астында шөгыльләнгән җиреннән күреп алдылар Фәнүзәне. Иң элек Сабаның җыелма командасына чакырып алсалар, әтисе, Фәнүзәнең беренче тренеры Фәһим Кадыйров, республикада кызлар арасында хоккей командасы ачылачагын ишетеп, аны Казандагы «Форворд» хоккей клубына алып килә. 7нче сыйныфны Казанда укый кыз. Районнардан килгән үзе кебек сәләтле кызлар белән Жилплощадкада тора. Шундагы мәктәпләрнең берсендә белем ала, элеккеге хоккейчы, тренер Сергей Столбун кул астында тупланган командада шөгыльләнүен дәвам итә. «Яшен ташы» Фәнүзәне турнирларда күзәтеп, Уфа, Түбән Новгород командаларына чакыралар. Әмма Столбун, безнең республикада хатын-кызлар арасындагы хоккейга хәерһахлы караш булмаячагын аңлап, 2012 елда Фәнүзәне һәм тагын берничә кызны алып, Коми Республикасына китә. Анда «Арктик Университет» командасы төзелә. Бик тиздән якташыбыз Ухта шәһәрендә дә үзенең лидер икәнен раслый: аны Россия­нең кызлар арасындагы яшьләр җыелма командасына алалар.

Һәм менә Американың Буффало шәһәрендә үткән яшьләрнең дөнья чемпионатында тарихта беренче тапкыр Россия җыелма командасы пьедесталга менеп, бронза медальләргә лаек булды. Әлбәттә, бу җиңүдә Фәнүзәнең өлеше әйтеп бетергесез. Алай гына да түгел, матур, хәлиткеч голлары белән турнирның төп геройларының берсенә әверелә ул. Чемпионатның иң яхшы биш һөҗүмчесе исемлегенә керә. Чехия командасы белән уйнаганда таяк очына «элеп» куйган алкадан (сирәк хоккейчылар гына таяк очына алка элә ала) кергән голны да хөкемдарлар исәпләгән булсалар, әлеге исемлекнең башында Фәнүзә торган булыр иде. «Иң яхшы уенчы» номинациясендә дә бүләкләнә ул. Чемпионат тәмамлангач, кызның перчаткасын хоккейның Торонтодагы Дан залына сорап алалар. Мәгълүм булганча, биредә дөнья күләмендәге легендар хоккейчыларның гына киемнәре, фоторәсемнәре саклана.

Чемпионатта Россия командасының ничек уйнауларын хоккей сөючеләр генә түгел, спортчы кызларның әти-әниләре, якыннары да дулкынланып күзәтә.

- Телевизор экраннары аша трансляция булмаганлыктан, матчларның ничек барганын интернеттан белеп тордык, - ди әтисе Фәһим. - Безнекеләр Канада (2:3), Америка (1:7) командаларына җиңелсәләр дә, ярымфиналда финнар белән булачак уенны көтеп алдым. Төнге сәгать өч. Хатыным Гөлзия: «Әй, борчылма, барыбер җиңәләр алар», - дип мине тынычландырып, йокларга ятты. Уен башланды. Укыйм, исәп финнар файдасына, һаман 1:3 әле. Йөрәк сикерә, чәй эчәргә чыгып киттем. Килеп карасам, Фәнүзә биргән «пас» белән 2:3 булган. Уен тәмамланырга сигез минут кала Фәнүзә исәпне тигезләде - 3:3. Овертайм була икән, дип уйлап бетерүем булды, 3 секунд кала Фәнүзәнең дүртенче голны кертүе турында экранда язу пәйда булды. Шатлыктан кычкыруыма өйдәгеләр дә уянды инде, билгеле. Ә инде өченче урын өчен барган матчта Чехия командасын алар 5:1исәбе белән җиңеп, бронза медальләргә лаек булдылар.

Әтисе биш яшьтән тимераякка бастырган кызны бүген әнә бөтендөнья күләмендә алкышлыйлар. Чит илләрдәге командалардан да чакыру булган инде. Әмма Фәнүзә аларга әле уңай җавап бирмәгән. Аны инде олылар арасындагы Россия җыелма командасы составына алганнар. Димәк, тиздән якташыбызны Олимпия уеннары көтә. Анда да сынатмаячак ул.

Фәнүзәгә 6 апрельдә 17 яшь тула. Буе - 165 сантиметр, авырлыгы - 63 килограмм. Чемпионатта көндәшләр капкасына кергән 16 голның 5есе - аның исәбендә. Кумирлары - Илья Ковальчук, Павел Дацюк, Патрик Кейн. «Арктик университетта» 17нче номер астында уй­ный. Яраткан ризыгы - кыстыбый. Елга бер‑ике тапкыр Сәрдекбашка кай­тып килә. Абыйсы Булат - яшьләр хоккей лигасының Әлмәттәге «Спутник» ко­мандасында уйный, сең­лесе Айзилә «Ягуар» хоккей командасына йөри.

Фото Россиянең Хоккей федерациясе сайтыннан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading