16+

Кытай спортчысы: «Казан – искиткеч шәһәр»

Су спорт төрләре сараенда да ярышлар кызу барды. Кичке ярышларның төп интригасы ир-атлар арасында 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерү бәйгеләрендә иде. Кытайлыларның суга сикерү буенча оста булуларын һәркем белә. Әмма спорт сөючеләр алтын медаль алырга Россия спортчылары Евгений Кузнецов белән Илья Захаровның да шансы бар икәнен яхшы белә, чөнки алар...

Кытай спортчысы: «Казан – искиткеч шәһәр»

Су спорт төрләре сараенда да ярышлар кызу барды. Кичке ярышларның төп интригасы ир-атлар арасында 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерү бәйгеләрендә иде. Кытайлыларның суга сикерү буенча оста булуларын һәркем белә. Әмма спорт сөючеләр алтын медаль алырга Россия спортчылары Евгений Кузнецов белән Илья Захаровның да шансы бар икәнен яхшы белә, чөнки алар...

Су спорт төрләре сараенда да ярышлар кызу барды. Кичке ярышларның төп интригасы ир-атлар арасында 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерү бәйгеләрендә иде. Кытайлыларның суга сикерү буенча оста булуларын һәркем белә. Әмма спорт сөючеләр алтын медаль алырга Россия спортчылары Евгений Кузнецов белән Илья Захаровның да шансы бар икәнен яхшы белә, чөнки алар моңа 2012 елда Лондонда үткән Олимпиадада ук якын иделәр. Шуңа өстәп, Россия пары арсеналында 3,9 катлаулылык коэффициентындагы сикерү барлыкка килде һәм, чиста чыгыш ясаган очракта, ул максимум очко (100 балл) китерергә мөмкин иде. Әмма спортчылар әлеге сикерүдән баш тартканнар булып чыкты. Әйтүләренчә, сикерүнең премьерасы Рио-­де-Жанейрода үтәчәк Олимпиадага планлаштырылган.
Квалификация ярышларында да Евгений Кузнецов белән Илья Захаров лидерлар иде. Финал этабын да уңышлы башладылар, әмма берничә сикерүләрендә хата ясап, кытайлыларга җиңү яуларга шанс булдырдылар. Шул рәвешле, Кытайның суга сикерү осталары Цинь Кай һәм Цао Юань ярышларны алтын медаль белән тәмамлады. Безнекеләр исә икенче урынга калды. Англия спортчылары Джек Дэвид Лаугер белән Крис Мирс лидерлар өчлегенә эләгә алды.
Журналистлар белән очрашуда исә Россия спортчылары чыгышлары турында: «Казанга алтын алу максаты белән килсәк тә, көмеш медаль яулавыбызга канәгатьбез. Безнең берничә сикерү уңышлы килеп чыкмады. Куркыныч юк, Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадага кадәр барысын да төзәтергә вакыт бар әле», - дип шәрехләделәр.
«Казан - искиткеч шәһәр»
Цинь Кай, Кытай спортчысы:
- Казанны искиткеч шәһәр дип саныйм! Монда бик кунакчыл кешеләр яши һәм спорт бәйрәменең гаҗәеп атмосферасы сизелә. Су спорт төрләре сарае турында да шул ук фикерне әйтә алам. Бу - заманча эшләнгән, сокландырырлык спорт корылмасы, анда күнегүләр алып барырга да, чыгыш ясарга да уңайлы.
Хэ Цзы, Кытай спортчысы:
-Казан - бик матур шәһәр. Спорт авылыннан Су спорт төрләре сараена баргандагы күренешләр аеруча гүзәл. Казанда мин беренче тапкыр, әмма, берничә көн генә үтсә дә, шәһәрне инде күптәннән беләм кебек.
Мелисса Горман, Австралия спортчысы:
- Сезгә беренче килүем, монда кешеләр бик дустанә икән.
Синхрончы кызлар кабат беренче
Синхрон йөзүдә Россия үзенең лидер булуын тагын бер кат раслады. Россия җыелма командасы техник программа белән төркем чыгышында да алтын медальгә ия булды. Әлбәттә, кызларның мондый уңышка ирешәчәге беркемдә дә шик тудырмады, әмма алдагы көндә Мальцев белән Вәлитова парының икенче урынга калуы көтелмәгән хәл булуы аркасында, тамашачылар бу ярышка үзенә бер дулкынлану белән килде. Әллә шуңадырмы, «Казан-­Арена» стадионы бу юлы шыгрым тулы иде дияргә була. Шунысы да бар: көмеш һәм бронза медальләр өчен дә көрәш каты барачагын сизде халык. Ни өчен дигәндә, Кытай, Испания, Украинаның бу медальләргә шанслары бертигез диярлек дәрәҗәдә иде. Һәм менә сиңа мә: пьедесталга Кытай белән Япония җыелма командасы менеп кунаклады. Япон кызларының берсе, өченче урынга лаек булуларын белгәч тә, бертуктамыйча елый да башлады.
Еламыйча соң, аларның чыгышына кадәр лидерлар рәтендә Украина иде бит, ә болар аларны кысрыклап чыгардылар дияргә була. Япония спортчылары Куруми Йошида һәм Юкко Инуи журналистлар белән булган очрашуда медальләр өчен көрәшнең каты булачагын белеп, бөтен көчләрен яхшы нәтиҗә күрсәтергә бирүләрен һәм шул рәвешле җиңүчеләр рәтендә булуларын әйтте.
- Пьедесталда урын алуыбызга чиксез шатбыз, - диделәр алар.
Ә менә Россия спортчылары чыгыш ясагандагы җанатарларның көчле алкышы турында аерым әйтеп үтәргә кирәктер. Кызларның чыгышын игълан итүгә үк зал гөрли башлады, судьяларның сыбызгысы да тынычландыра алмады аларны. Музыканың беренче ноталары яңгырый башлагач кына тынычландылар.
Журналистлар янына чыккан Светлана Колисниченко белән Алла Шишкина да сүзләрен җанатарларга рәхмәт әйтүдән башлады.
- Тамашачыларның алкышларыннан алган тәэсирләр безнең күңелдә бик озак сакланыр, - диделәр алар. - Сез, үзегезнең һәрчак лидер булуыгызны белеп, ярышлар алдыннан борчылмыйсыздыр дисез. Бу алай түгел, без һәрвакыт дулкынланабыз. Яхшы нәтиҗәләргә ирешүебез исә тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Көненә 12шәр сәгать шөгыльләнәбез. Алдан ук беренче урынны алабыз дип чыкмыйбыз, яхшы чыгыш күрсәтергә омтылабыз. Һәм ул безнең килеп тә чыга.
Кытай синхрончы кызлары Айло Ли белән Ли Гуо синхрон йөзүдә ел саен көндәшлекнең үсеп баруын әйтәләр.
- Безгә тырышырга да тырышырга инде, - диләр алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading