16+

Кыйммәтле җиңү

Минскида узучы дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы төркем этабының чираттагы уенында Германия хоккейчыларын 3:0 исәбе белән җиңде.

Кыйммәтле җиңү

Минскида узучы дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы төркем этабының чираттагы уенында Германия хоккейчыларын 3:0 исәбе белән җиңде.

Соңгы еллардагы турнирлар күрсәткәнчә, алманнар безнекеләр өчен иң уңайсыз көндәшләрнең берсе булып кала. Шуңа да бу кичтә Олег Знарок шәкертләре Германия командасы капкасына ике период дәвамында «ачкыч ярата» алмады. Бары өченче периодта гына исәпне дисквалификациядән соң янәдән уйный башлаган Вадим Шипачев ачты. Бераздан аның уңышын Сергей Широков кабатлады. Уенга ахыргы ноктаны Виктор Тихонов куйды.
Тик авырлыклар аша яуланган җиңү шатлыгын команданың лидеры һәм капитаны Александр Овечкинның каты җәрәхәт алуы томалады. Кайбер чыганакларга караганда, аның алдагы матчларда катнашуы икеле. Шуңа күрә, Россия хоккей федерациясе капитан сайлау мәсьәләсен күтәреп чыкты. Бәлки океан артыннан ярдәмгә килеп җиткән Евгений Малкин бозда да, аннан читтә дә лидерлыкны үз кулына алыр?!
Россия хоккейчылары төркем этабындагы ахыргы матчны бүген кич Беларусь командасы белән уздыра. Моңарчы 6 уенда рәттән җиңеп, безнекеләр плей-оффка вакытыннан алда узган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading