16+

“Кызганыч, еш кына көрәш эчендә көрәш бара безнең”, яки көрәштә барысы да тәртипме?

14 февраля 2025, 13:35
4415
0
1
Уку өчен 3 минут

Муса Җәлил турниры алдыннан, гадәттәгечә, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы утырышы уза. Быел ул ике көн үтәчәк.

“Кызганыч, еш кына көрәш эчендә көрәш бара безнең”, яки көрәштә барысы да тәртипме?

Муса Җәлил турниры алдыннан, гадәттәгечә, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы утырышы уза. Быел ул ике көн үтәчәк.

Беренче көнне узган утырышта, гадәттәгечә, узган сезонга нәтиҗәләр ясап, алдагысына планнар билгеләнсә, шимбә көнне үтәсе җыелышта быел федерациясе Президиумының җитәкчесен алмаштыру мәсьәләсе каралачак. Безгә билгеле булганча, 2001 елда федерацияне җитәкләгән Марат Готыф улы Әхмәтов үз вазифасыннан китәчәк. Аның урынына Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин булыр дип уйланыла.

Сезонга нәтиҗәләр ясау, киләчәккә планнар билгеләү утырышында быел Президиум әгъзалары азрак иде. Бу, мөгаен, җыелышта Марат Әхмәтов катнашмау белән дә бәйледер (бүген ул, Хөкүмәт вәкиле буларак, Тәтештә район советы утырышында катнаша). Утырышта җитәкчелек итү ролен аның урынбасары Хәлил Шәйхетдинов алды. Иң беренче булып федерациянең Башкарма директоры Марсель Таһиров чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 2024 ел көрәш ярышларына бик бай булган. Республика шәһәр һәм районнарында ел буена 278 көрәш бәйгесе узган. Рәсми мәгълүматлар буенча, болар өстенә 389 Сабантуй бәйрәме һәм шул ук Сабантуй рәвешендә, исеме генә башкача аталган – 169 Авыл көне үткән. Сабантуйларда һәм Авыл көннәрендә төп урынны көрәш ярышлары алып торуын истә тотсак, көрәшчеләргә пауза ясап алырга да вакыт юклыгы аңлашыла.

Марсель Таһиров көрәшне көрәш итеп ныклап үз кулларында тоткан тренерларга, остазларга рәхмәтен җиткерде. Бүгенге көндә башка спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр булуга карамастан, нәкъ менә тренерларның тырышлыгы, үҗәтлеге белән яшьләр көрәш белән шөгыльләнә әле. Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә, Балтач, Арча, Теләче, Кукмара кебек районнарда тренерлар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Аның сүзләрен Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та, утырышта катнашкан Рөстәм Кәлимуллин да куәтләделәр, бу юнәлештә әле тагын да ныграк эшләү сорала. Шул исәптән, тренерларның хезмәт хакларын үстерү, торак хәлләрен яхшырту һ.б. мәсьәләләр буенча да. Бу мәсьәләгә кушылып, Рөстәм Галиулла улы югарыда аталган районнарга башка район тренерларын да алып барып тәҗрибә уртаклашырга чакырды. Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов үз фикерен түбәндәгечә белдерде: районнарда тренерларга, көрәшчеләргә ярдәм итәрдәй Расих Габдрахманов кебек егетләрне тартырга кирәк (Лаеш районында андыйлар шактый, шуларның берсе – районның көрәш федерациясе җитәкчесе Илсур Дияров). Расих әфәнде Марсель Таһиров чыгышында да искә алынды. Бүгенге көндә Казанда инде 22 көрәш тренеры эшли икән.

Марсель Таһиров кайбер районнардан, шул исәптән, көрәш үсешенә битараф булмаган авыл районнарыннан да Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләре белән көндәшлек итә алмау турындагы ризасызлык булуы турында искәртте. Утырышта катнашучыларның кайберләре әллә элеккеге кебек зона ярышларына әйләнеп кайтыргамы дигән фикер белдерде. Икенче берәүләр сезонга нәтиҗә ясаганда рейтингны шәһәрләр һәм авыл районнарына бүлеп төзергә дип искәртте. Әлегә ниндидер төгәл карар кабул ителмәсә дә, бу мәсьәләгә алга таба әйләнеп тә кайтырлар әле бәлки. 

Хәлил Шәйхетдинов үз чыгышын көрәшебезгә, көрәшчеләребезгә, тренерларга дифирамбалар белән башлап җибәрде. “Хәзер безнең ярышларда чемпион калган егетләребез 100 мең, икенче урындагылар 70 мең, ике өченче урындагылар 50шәр сум акчалата бүләк алалар. 2 млн 970 мең сум приз фонды өчен генә кирәк безгә. Тагын кайсы көрәш төрендә мондый бүләкләрне күрергә була?” дип белдерде ул. Судьяларны Казанган алып килеп укыту кирәклеген дә искәртте министр урынбасары. Шулай ук көрәштә тәртип, бердәмлек ясауга басым ясады. “Кызганыч, еш кына көрәш эчендә көрәш бара безнең”, ди ул. Дөрес, үзенең районда эшләгән чорын искә алып, “без дә шундый булганбыздыр инде, аңлыйм да”, дигән ремарка өстәп куйды. Гомумән алганда, федерациянең узган елдагы эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип табылды. Утырышта катнашкан барлык Президиум әгъзалары тарафыннан.

Иртәгә тагын бер тапкыр җыелабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading