Шәһри Казан

Легенда хәтерләрдә яңара

Бу көннәрдә илебез кинотеатрларында зур уңыш белән «Легенда №17» фильмы бара. Картина үзе исән чагында ук легендага әйлән­гән хоккейчы Валерий Харламов турында. Төгәлрәк итеп әйткәндә, ул тулы бер чор, буын, совет спортчысының рухи һәм физик чыныгуы, аның ватанпәрвәр шәхескә әйләнүе хакында. Теләгәндә, җиренә җиткереп эшләргә була икән бит! Фильм киң...

Реклама

1972 елның сентябрендә мәшһүр СССР - Канада суперсериясендә балкыган Харламовның исеме канадалыларны әле бүген дә тетрәнергә мәҗбүр итә. Ә үзебездә үзгәртеп корулар шаукымыннан соң шушындый легендаларыбызны белмәгән тулы бер буын үсеп җитте.
Форсаттан файдаланып, бу язмабызда кыска гомере эчендә зур биеклеккә иреш­кән шушы шәхеснең тормышындагы мөһим вакыйгалар, кызыклы фактларны туплап, хәтер яңартырга булдык.
Әллә язмыш, әллә ялгыш дигәндәй, Харламовның тормышында автомобиль ниндидер мистик роль уйный. Дөньяга беренче авазын да нәни Харламов машинада сала, гомере дә машинада өзелә.
Әтисе әнисен бала тудыру йортына илтеп җиткерә алмый, нарасый автомобильдә туа. Борис Харламов истәлекләрендә: «Улыбыз туганда бик кечкенә, хәлсез, авырлыгы өч килодан да азрак иде. Ул вакытта азык карточкаларына гына яши идек бит, баһадир кайдан тусын ди инде», - дип яза. Әти-әнисе алдан күрә белгән диярсең, малайга легендар очучы Чкалов истәлегенә Валерий дип исем куялар.
Малай тимераякка тәүге тапкыр 7 яшендә баса, әтисе белән шугалакка бара. Ул заманда илдә иң популяр спорт төре булган хоккей малайны да кызыктыра. Валера да яшьтәшләре кебек Всеволод Бобров яки Иван Трегубов кебек булырга хыяллана. Тик малайның хыялларын авыру җимерә яза. Ангина белән каты авырганнан соң, табиблар малайда йөрәк авыруы дигән диагноз куеп, физкультура дәресләренә йөрү­дән, йөзүдән тыя. Ишегалдында шукланып йөге­рүләр­не, авыррак әйберләр кү­тәрү турында әйткән дә юк. Хәтта пионер лагерена барырга да рөхсәт итмиләр. Әнисе инде язмышка буйсынырга әзер булса, әтисе бирешергә теләми. Нәкъ ме­нә аның үҗәтлеге һәм ныклы ихтыяры легенда тууга беренче адымнар ясарга ярдәм итә. Мәскәүнең Ленинград проспектында җәйге шугалак ачылуга, малайны шунда алып китә һәм хоккей секциясенә яздыра.
Ул елны секциягә 1949 елда туганнарны гына кабул итәләр. Кечкенә буйлы Валераны берәү дә бер яшькә зуррак дип уйламый. Ә инде бу ялган ачылганда Харламов тренер Борис Кулагинның ышанычын уены белән шулкадәр яулаган була ки, аны секциядән чыгару турында беркем дә уйламый. Кыска гына вакыт эчендә Валера Харламов ЦСКАның балалар-үсмерләр спорт мәк­тәбенең иң яхшы уенчыларының берсенә әйләнә.
Ә менә ЦСКАның баш тренеры Анатолий Тарасов яшь хоккейчыга ышаныч белдерергә ашыкмый. Моның бар хикмәте Харламовның кечкенә буенда була. Ә Тарасов озын буйлы, баһадир гәүдәле уенчыларга өстенлек бирә. «Канаданың мәшһүр хоккейчыларының барысы да безнекеләргә караганда пәһлеван булып күренә. Кәрлә кебек кечкенә хоккейчылар белән без аларны ничек итеп җиңә алыйк соң», - дип кабатларга яраткан ул.
Харламов буй бәласе газапларын тулысынча үзендә татый. Тарасов аны икенче лигага - Свердловск хәрби округының армия командасына - Чибәркүлдәге «Звезда»га җибәрә. Бүген метеориты белән дан казанган Чибәркүл җире хоккей күгендә Харламов дигән «йолдыз» кабыза ул чакта. Бер сезонда көндәшләр капкасына 34 алка керткән Мәскәү «варяг»ының даны еракларга тарала. 19 яшьлек хоккейчының төп урыны ЦСКАда булырга тиешлеген остазлар да аңлый. Дөрес, Кулагинга Тарасовны күн­дерү өчен шактый тырышырга туры килә.
1967-1968 сезонда СССР чемпионатында ЦСКА чемпионлык яулый. Нәкъ менә бу сезон ил хоккеена мәшһүр Михайлов - Петров - Харламов өчлеген бүләк итә. Шул сезонда Харламов СССРның икенче җыелма командасы составына да кертелә. Ә инде бер елдан 20 яшьлек уенчы дөнья чемпионы була. Аңа кадәр совет хоккейчылары арасында шушы яшендә шундый биеклеккә күтәрелгән кеше булмый әле.
СССР - Канада суперсериясе узган 1972 елда инде Харламов совет илендә генә түгел, Европаның да иң яхшы хоккейчысы санала. Дүрт тапкыр СССР чемпионы, өч тапкыр дөнья, ике тапкыр Европа чемпионы була. Ил чемпионатында иң яхшы бомбардир булып таныла. Ә инде мәшһүр суперсериядән соң НХЛ йолдызлары да аны хөрмәт итә башлый. СССР командасы составында ул иң яхшы хоккейчы дип табыла.
Булачак тормыш иптәше Ирина белән танышуы да кызыклы була аның. Монда да автомобиль читләтеп кенә булса да роль уйный. Иптәш кызының туган көнен ресторанда билгеләп үткән кыз үзен биергә чакырган күн пиджак һәм кепкалы егетне башта таксист дип белә. Кичәдән соң 00-17 ММБ номерлы «Волга»сына утыртып өенә озатып куйганнан соң, Ирина Валераның таксист булуына тулысынча инана. Күпмедер вакыттан соң кызының кавалерын читтән генә күзәткән әнисе «таксист»ның танылган хоккейчы Харламов булуына төшенә һәм тынычлана.
Беренче балалары Саша туып озак та узмый, Валерий белән Ирина юл һәлакәтенә очрый. Каты җәрәхәтләр алсалар да, ул чакта язмыш аларга мәрхәмәтле була, икесе дә савыга.
Ә менә карьерасын тәмамларга җыенган 1981 ел Харламов өчен хоккейда гына түгел, якты дөньяда да соңгы ел булып чыга. Яңгырлы август иртәсендә дачадан Мәскәүгә юл алган Валерий һәм Ирина Харламовлар кабат автомобиль фаҗигасенә эләгә, ике балалары ятим кала.
1991 елның 26 августында бу фаҗиганең ун еллыгына Ленинград шоссесында авария булган урынга «Монда рус хоккее йолдызы сүнде» дигән сүзләр уелган истәлек билгесе куела.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: