16+

«Лыжня России - 2015» чарасында катнашу өчен теркәлү башланды

8 февраль көнне бөтен ил буйлап "Лыжня России - 2015" Бөтенроссия массакүләм чаңгыда шуу чарасы оештырыла. Казанда ул ике урында - Залесный бистәсенең "Кояшлы" лагере янында һәм Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта узачак. "Лыжня России-2015"тә профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, мәктәп, вуз һәм ссуз укучылары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, төрле оешма эшчеләре катнашачак....

8 февраль көнне бөтен ил буйлап "Лыжня России - 2015" Бөтенроссия массакүләм чаңгыда шуу чарасы оештырыла.

Казанда ул ике урында - Залесный бистәсенең "Кояшлы" лагере янында һәм Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта узачак. "Лыжня России-2015"тә профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, мәктәп, вуз һәм ссуз укучылары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, төрле оешма эшчеләре катнашачак.

Программада гаилә командасы стартлары да каралган. Стартка чыгарга теләүчеләр 2-6 февраль көннәрендә 12.00 дән 17. 00 гә кадәр "Хезмәт резервлары" стадионының чаңгы базасында теркәлү уза ала. Ачылыш - 8 февральдә, сәгать 11.00 дә.

Фото: kazan.aif.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading