16+

Мадияровлар – самбо әйдаманнары

Татарстанның танылган спортчылары, эшкуар Мадияровлар бертуганнары - халыкара класслы спорт остасы Нәкыйп Мадияров истәлегенә Бөтенроссия самбо бәйгесе үткәрделәр.

Мадияровлар – самбо әйдаманнары

Татарстанның танылган спортчылары, эшкуар Мадияровлар бертуганнары - халыкара класслы спорт остасы Нәкыйп Мадияров истәлегенә Бөтенроссия самбо бәйгесе үткәрделәр.

- Бу чараны Казанның «Батыр» комплексында оештырабыз. Беренче мәртәбә 24 ел элек үткәргән идек. Туганыбызны хөрмәтләп, ел саен самбо көрәше спортчыларын җыябыз, - диде Рәфыйк Мадияров.
Бәйгенең монысына Россиянең 22 төбәгеннән 25 командада 150 самбочы килгән. Башкортстан һәм Чувашия республикалары, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре, Пермь спортчылары һәрвакыт актив катнашалар. «Казанда самбо ярышы үткәрелүен Казахстанда да ишетеп-белеп алганнар. Әсхәт Әлдешов, Тәлгать Җомагалиев үз үлчәү авырлыкларында беренче һәм өченче урыннарны яуладылар», - дип әңгәмәгә кушылды Фарих Мадияров.
Денис Шәмигулов, Артур Мәмлиев (Башкортстан), Евгений Иванов, Олег Иванов (Чувашия), Дмитрий Карпов (Свердловск өлкәсе), Михаил Богомолов (Ульяновск өлкәсе) һәм Татарстаннан Андрей Платонов, Айнур Гыйләҗев, Сергей Андреев үз үлчәү авырлыкларында беренчелеккә ирешкәннәр.
Казанның самбо мәктәбе вәкилләре - Иван Шарыгин, Алексей Павленко, Салават Бәдгиев, Шамил Газетдинов, Ришат Җәләев, Эдурад Фазылҗанов, Артур Гайфетдинов, Булат Гадершин һәм Динар Насыйбуллин уңышлы чыгыш ясаганнар. Кукмара районы милли көрәштә генә түгел, спортның самбо төрендә дә үзен таныта бара. Андрей Платонов 68 килограмм авырлык үлчәмендәгеләр арасында җиңү яуласа, аның райондашлары Рамил Хәмидуллин - икенче, Марес Бәдретдинов өченче булды.
Мадияровлар: «Яшь егетләр спорт белән шөгыльләнсеннәр. Спорт ул ныклык һәм күңел күтәренкелеге бирә», - дигән фикердә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading