16+

Малкинга Америка – 14, ә Россия 15 миллион доллар вәгъдә итә

Танылган хоккейчы, «Питтсбург» командасы лидеры Евгений Малкин исеме соңгы арада җанатарлар һәм спорт белгечләре теленнән төшми. «Стэнли Кубогы»на көрәштә Малкин нәтиҗәле уен күрсәтмәде һәм аның командасы плей-офф уеннарыннан төшеп калды. Соңгы берничә елда Россиянең иң яхшы уенчысы дип табылган әлеге спортчының 2014 елда контракты тәмамлана һәм ул МХЛда (Милли хоккей...

«Питтсбург Пингвинз»ның җиңелүе командада җитди үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин, бу беренче чиратта һөҗүмче Малкинга һәм өлкән тренер Билсмага кагылачак.
Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, Е.Малкинны башка командага бирүләре мөмкин. Спорт күзәтүчесе Д.Дрэгер әйтүенчә, Малкинның киләсе елда килешүе беткәч, аңа КХЛдан тәкъдим булуы мөмкин. «Кайбер чыганаклардан билгеле булганча, әлеге уенчыны Россиядә елына 15 миллион доллар күләмендә хезмәт хакы көтә, шуңа күрә «Питтсбург»ка аны саклап калу җиңел булмаячак».
Быелгы сезонда Малкинның хезмәт хакы 9 миллион доллар тәшкил итсә, 2013/14 еллар сезонында ул МХЛда 7,5 миллион эшли ала, ә КХЛ тәкъдим иткән сумма ике тапкыр күбрәк.
Төньяк Америка матбугатында Малкинның язмышы хакында сүз бөтенләй башкача бара. Pensburgh.com авторы Джеймс Конли Малкинны, бернигә дә карамастан, «Питтсбурга»та саклап калырга чакыра. «Клуб, хата эшләмәс өчен, килешүне үзгәртергә тиеш. Малкин белән килешүне тагын сигез елга озайтырга була, аның елына 8,7 миллион доллар алырга хакы барлыгын берәү дә инкарь итми. Килешү озак елга төзелү сәбәпле, хезмәт хакы 10 миллионнан артып китәргә мөмкин. Малкин моны тели икән - ул аны таләп итәргә хаклы», - дип саный Конли.
Pittsburgh Tribune-Review күзәтүчесе Роб Росси фикеренчә, Милли хоккей лигасында чыгыш ясаучы россиялеләр - Малкин белән Овечкин Кросбины «дөньяның иң яхшы хоккейчысы» «вазифасыннан» кысрыклап чыгаручылар.
МХЛның күмәк килешүендәге яңа шартлар буенча, бер уенчының хезмәт хакы клубның гомуми хезмәт хакының 20 процентыннан артык була алмый. Малкин бу очракта 14 миллионга өмет итә ала. ESPN күзәтүчесе Крейг Кастенс сүзләренчә, «Питтсбург» менеджеры Рэй Шеро Малкинны башка уенчыга алмаштыра ала, ләкин бу аның карьерасында иң авыр алмашу булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading