Шәһри Казан

"Манзара" премиясе өчен катнашучылар составы билгеле

Бүген "Ак Барс" Көрәш сараенда "Манзара" премиясе өчен көрәшәчәкләр. Көрәш ярышлары танылган җырчылар катнашында музыкаль номерлар белән үрелеп барачак. Салават та булырга мөмкин.

Әлегә исә "Манзара" премиясе өчен көрәшүчеләр составы билгеле булды. Көрәш өч төркемдә узачак: яшьләр арасында, 75 килограммга кадәр һәм 130 килограммга кадәрге авырлык үлчәүләрендә.

Яшьләр арасында бил алышырга өч көрәшче теләк белдергән: Булат Яруллин (Кукмара), Азимҗан Кутбиддинов (Казан) һәм Рафаэлҗ Хәсәншин (Әлмәт).

75 килограммга кадәрге авырлыкта бил алышучылар: Динар Кәримуллин (Лаеш), Мөнир Галләмов (Теләче), Илназ Рамазанов (Тукай), Булат Юнысов (Биектау), Булат Гадершин (Зәй), Ленар Садыйков (Чаллы), Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт), Рамил Хәкимҗанов (Арча)

Реклама

130 килограммга кадәр авырлыкта көрәшүчеләр: Руслан Хәмидуллин (Зәй), Булат Мусин (Казан), Айнур Сыртаев (Башкортстан), Радик Сәлахов (Әлмәт), Эльдар Хәмитов (Чаллы), Руслан Рәфыйков (Балтач), Ринат Дәүләтшин (Кукмара), Руслан Абдуллин (Арча) һәм Раил Нургалиев (Теләче).

Барыгызны да бәйгедә көтеп калабыз.

Фото: http://yalkyn.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: