16+

"Манзара" спорт-музыкаль премиясенең абсолют батырына 2 бүлмәле фатир булырмы?

16 гыйнварда Казан циркында “Манзара” спорт-музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Бу уңайдан “Татмедиа” бинасында журналистлар белән очрашу узды.

"Манзара" спорт-музыкаль премиясенең абсолют батырына 2 бүлмәле фатир булырмы?

16 гыйнварда Казан циркында “Манзара” спорт-музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Бу уңайдан “Татмедиа” бинасында журналистлар белән очрашу узды.

“Моннан биш ел элек Айдар Шәймәрданов “Манзара” спорт-музыкаль премиясен уздырырга тәкъдим итте. Казанның нәкъ үзәгендә – цирк аренасында иң көчле батырларны җыю, аларны, матур көрәшне тамашачыга күрсәтү идеясе миңа бик ошады. Проектны ТР Президенты да хуплады, акча бүлеп бирде. “Манзара” спорт-музыкаль премиясе татар көрәшен саклап калуда зур роль уйный. Хыялым – беренче урынны алган батыр, ким дигәндә, ике бүлмәле фатир алырга тиеш”, - дип сөйләде Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. 

Ни өчен “Манзара” цирк аренасында үткәрелә? Бу сорауга Хәлил Шәйхетдинов җавап бирде: “Проектны цирк аренасында үткәрүнең сәбәбе – китаплардан укып, фильмнардан карап беләбез: цирк ареналарында көчле ирләр чыгыш ясаган. Шуңа да цирк – татар көрәшен күрсәтергә бер дигән арена”.

“Манзара” спорт-музыкаль премиясен тапшыру тантанасында иң яхшы 15-20 көрәшче катнашачак. Алар арасында Башкортстан егетләре дә бар. Удмуртия батыры беренче тапкыр катнашыр дип көтелә. Журналист, көрәшче, “Манзара” спорт-музыкаль премиясен оештыручы Айдар Шәймәрданов танылган көрәшче Илшат Идиатов белән көрәшергә җыенуы турында әйтте. Җирәбә салу цирк аренасында лоторея ысулы белән узачак. Абсолют батырга чемпион билбавы белән 100 мең сум, икенче урын алучыга 60 мең сум, өченче урынга чыккан батырга 30 мең сум акча тапшырылачак.

“Проектны ел саен үзгәртәбез, камилләштерергә тырышабыз. Без бу чараны тамашачыга көрәш һәм җыр бәйрәме итеп тәкъдим итәргә телибез. Бүгенге көндә Татарстанда төрле спорт ярышлары, сәнгать юнәлешендә концертлар уза. Аларны уздыру өчен безгә тагын да тырышырга кирәк. Батырларга, чынлап та, зуррак бүләкләр оештырасы килә. Бервакыт Салават Зәкиевич болай диде: “Көрәшне сарык өчен генә көрәшә торган итмәскә иде, матди хәлен дә яхшыртырга иде”, - дип сөйләде Айдар Шәймәрданов.  

“Манзара” спорт-музыкаль премиясе - җырчыларны таныту урыны да. Әйтик, эстраданың танылган артисты Рамил Хәйретдинов зур сәхнәгә беренче адымнарын шушы премиядә ясаган. “Ул вакытта әле үзем генә җырлый идем. “Манзара” - ул ир-атлар өчен спорт, хатын-кызлар өчен концерт мәйданы. Балаларга да анимацион чаралар каралган. Шуңа күрә мин аны гаилә бәйрәменә тиң чара дип уйлыйм”, - ди Рамил.

Айдар Шәймәрданов әйтүенчә, быел тантанада үзләре теләк белдергән артистлар катнаша. Традицион рәвештә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та җырлаячак. “Быелгы тантана иң яхшыларының берсе булачак. Тамашачыны күп сюрпризлар, бүләкләр, шоу-программа көтә. Гомумән, тамашачыга игътибар зур булачак”, - дип вәгъдә бирде Айдар Шәймәрданов.

Шуны да әйтергә кирәк, “Манзара” спорт-музыкаль премиясен тапшыру тантанасын иң яхшы яктырткан журналистларны да бүләкләргә җыеналар. Беренче урынга – 30 мең сум, икенче урынга – 20 мең сум, өченче урынга 10 мең сум акчалата бүләк тапшыру планлаштырыла.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading