16+

Маратка да «камыт» кидерәләр

Марат Сафин тиздән Россиянең генә түгел, дөньяның иң бай һәм сөйкемле буйдаклары исемлегеннән төшеп калырга мөмкин. тагы казанышлары белән генә түгел, шактый мәхәббәт романнары белән җәмәгатьчелекнең һәрчак күз уңында булган милләттәшебез өйләнергә бер дә ашыкмас кебек иде. Күңел ачарга яраткан спортчы егет, кайбер белгечләр раславынча, нәкъ менә шул җитешсезлеге аркасында,...

Маратка да «камыт» кидерәләр

Марат Сафин тиздән Россиянең генә түгел, дөньяның иң бай һәм сөйкемле буйдаклары исемлегеннән төшеп калырга мөмкин. тагы казанышлары белән генә түгел, шактый мәхәббәт романнары белән җәмәгатьчелекнең һәрчак күз уңында булган милләттәшебез өйләнергә бер дә ашыкмас кебек иде. Күңел ачарга яраткан спортчы егет, кайбер белгечләр раславынча, нәкъ менә шул җитешсезлеге аркасында,...

Марат Сафин тиздән Россиянең генә түгел, дөньяның иң бай һәм сөйкемле буйдаклары исемлегеннән төшеп калырга мөмкин. тагы казанышлары белән генә түгел, шактый мәхәббәт романнары белән җәмәгатьчелекнең һәрчак күз уңында булган милләттәшебез өйләнергә бер дә ашыкмас кебек иде. Күңел ачарга яраткан спортчы егет, кайбер белгечләр раславынча, нәкъ менә шул җитешсезлеге аркасында, табигатьтән бирелгән сәләтен спортта күрсәтеп бетерә алмаган. Профессиональ спорттан киткәч, утызның теге ягына чыккач, өстәвенә күптән түгел Россия Дәүләт Думасы депутаты булып сайлангач, Марат, ниһаять, үз гаилә учагын булдыру турында уйлый башлаган бугай. Үзәк басмалар бу араларда берсе артыннан берсе Сафинның хыялдагы гүзәл затны очратуы һәм аның белән язмышын бәйләргә җыенуын хәбәр итә. Бу күңелле хәбәрнең төп сәбәпчесе - фотомодель Анна Друзяке.
Дөресрәге, алар мәхәббәт «романын» 2007 елда яза башлаган була. Тик ике еллап очрашканнан соң, Марат «Блестящие» төркеме солисткасы Настя Осиповага гашыйк булып, фотомодель белән аралары суына. Берникадәр вакыттан соң Марат, күрәсең, хатасын аңлап, кабат Аннага кайта.
«Аня - бик әйбәт кыз, ул Маратка характеры белән дә туры килә, тыныч, яшь булуына карамастан, зирәк, иң мөһиме чыннан да аны ярата», - ди Маратның кыз туганы теннисчы Динара Сафина.
Динараның сүзләрен Америкадагы бер басмага биргән интервьюсында Марат үзе дә раслап, идеаль хатынның нинди булырга тиешлеге хакында фикерләрен җиткерә: «Идеаль хатын йортның уңайлыгын тәэмин итәргә һәм иренең икенче яртысы булырга тиеш. Миңа ныклы тыл кирәк. Шул ук вакытта артык сораулар белән борчымауларын да телим. Иң мөһиме - ул миңа һәрвакыт ышансын».
Фотомодель кыз кияүгә чыгарга ризалык биргән икән инде, димәк, подиумга караганда беренче урынга гаиләне куярга әзер булып чыга.
Имеш-мимешләргә караганда, туй җәй башына планлаштырылган. Төп тантана Мәскәүдә узачак, диләр. Шуннан соң яшьләр бәйрәм итәргә Нью-Йоркка китәчәк икән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading