Шәһри Казан

Мария Шарапова: «Бәхетле булу өчен акча гына җитми»

Теннисчы Мария Шарапованы Forbes журналы рейтингларында иң бай спортчылар арасында күрергә күнеккәнбез. Мария үзе моңа ничек карый? Немец басмаларының берсенә биргән интервьюсында спортчы шул хактагы фикерләрен җиткергән: - Профессиональ теннис - кыйммәтле һөнәрләрдән санала. Тренерларны яллау гына да күп акча сорый. Зур акчалар эшләү мөмкинлегем булуга мин бик шат. Сүз...

Реклама

Теннисчы Мария Шарапованы Forbes журналы рейтингларында иң бай спортчылар арасында күрергә күнеккәнбез. Мария үзе моңа ничек карый? Немец басмаларының берсенә биргән интервьюсында спортчы шул хактагы фикерләрен җиткергән:
- Профессиональ теннис - кыйммәтле һөнәрләрдән санала. Тренерларны яллау гына да күп акча сорый. Зур акчалар эшләү мөмкинлегем булуга мин бик шат. Сүз дә юк, акча тормышны җиңеләйтә, ләкин ул сине вакытлыча гына бәхетле итә ала. Чын мәгънәсендә бәхетле булу өчен, акча гына җитми, гаилә, дусларың, сәламәтлегең булу кирәк!
РS. Бүгенге көндә Мария Шарапова Хатын-кызлар теннис ассоциациясе (WTA) рейтингында 8 нче урында бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: