16+

Марсель Таһиров: "Көрәштәге нәтиҗәләре бер дә очраклы түгел икән"

"Күреп, танышып, сокланып кайттым. Күп районнарга үрнәк итеп күрсәтергә була" - Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров яңа вазифасында республика районнарына сәфәрләрен башлады.

Марсель Таһиров: "Көрәштәге нәтиҗәләре бер дә очраклы түгел икән"

"Күреп, танышып, сокланып кайттым. Күп районнарга үрнәк итеп күрсәтергә була" - Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров яңа вазифасында республика районнарына сәфәрләрен башлады.

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров яңа вазифасында республика районнарына сәфәрләрен Теләче районыннан башларга була. - Үзләре дә чакырды, үземнең дә теләгем бар иде, - ди ул бу хакта. Башкарма директор районның Югары Мәтәскә, Баландыш, Иске Җөри авылларында булган, район үзәгендә спортның торышы, аерым алганда, көрәшкә мөнәсәбәт белән танышкан.

- Әйтергә кирәк, сокланып кайттым. Көрәшкә мөнәсәбәт бик уңай. Милли төребез буенча түгәрәкләргә йөрүче бала-чагадан башлап, район хакимияте башлыгы Нәҗип Нәкыйпович Хаҗиповка кадәр барысы да көрәш белән "җенләнгәннәр" биредә. Спортның башка төрләренә мөнәсәбәт тә шәп. Кем нинди спорт төре белән шөгыльләнергә тели, барысына да менә дигән мөмкинлекләр тудырылган.

Әлбәттә, күп нәрсә район җитәкчесеннән тора. Теләче - чагыштырмача яшь район әле. Беренче "глава" Рөстәм Кәлимуллин башлаган нәтиҗәле эш алга таба Илдар Низамов чорында да, Илдус Зарипов вакытында да уңышлы дәвам итте. Шул кечкенә генә вакыт эчендә Теләченең көрәш командасы дүрт тапкыр Муса Җәлил турнирын, дүрт тапкыр Татарстан чемпионатын отты бит. Шуның өстенә күпме икенче, өченче урыннар...

Сәфәр барышында үзем өчен дә бик күп нәрсәләр алдым. Теләче районының көрәштәге нәтиҗәләре бер дә очраклы түгел икән. Тренерлары да янып-көеп, булсын дип эшли белә. Мәктәпләрдәге спорт залларында кечкенә генә егетләрнең дә күзе янып тора. Мондагы эшчәнлекне Татарстанның күп районнарына үрнәк итеп китереп була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading