16+

Матур традицияләр, зона турниры, 8 команда - Әлмәттәге турнирның нәтиҗәләре билгеле

Әлмәттә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган көрәш буенча республика ярышлары узды. ТР Көрәш федерациясе тәкъдиме буенча, яшьләр арасында оста көрәшчеләрне сайлап алу өчен, ярышлар беренче тапкыр зона турниры буларак үтте.

Матур традицияләр, зона турниры, 8 команда - Әлмәттәге турнирның нәтиҗәләре билгеле

Әлмәттә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган көрәш буенча республика ярышлары узды. ТР Көрәш федерациясе тәкъдиме буенча, яшьләр арасында оста көрәшчеләрне сайлап алу өчен, ярышлар беренче тапкыр зона турниры буларак үтте.

Татарстанның нефть башкаласында 2009-2010, 2011-2012 елларда туган яшүсмерләр арасында көрәш буенча Әлмәт муниципаль районы, Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш районнары һәм шәһәрләре арасында ачык беренчелеге узды. Ярышлар алдыннан спорт идарәсе җитәкчеләре, тренерлар белән киңәшмә узды. 

Ярышлар "Татнефть" компаниясе спорт комплексында үткәрелде. Спорт чарасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган.  Ярышлар яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә дә юнәлтелгән.

ТР Көрәш федерациясе тәкъдиме буенча, яшьләр арасында оста көрәшчеләрне сайлап алу өчен, ярышлар беренче тапкыр зона турниры буларак үтә. Элегрәк тә районнарда мондый ысул кулланылган булган.

Ярышларда 13 авырлык категориясе буенча иң көчле көрәшчеләрне билгелиләр. Татарстанның 8 районнан килгән 100 дән артык яшь батыр көч сынашты. Бу Әлмәт, Баулы, Азнакай, Мөслим, Ютазы, Черемшән, Лениногорск, Бөгелмә көрәшчеләре. Беренчелек «Татнефть» компаниясенең Хәйрия фондының финанс ярдәме белән узды.

Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров сүзләре буенча, Әлмәт - республикада көрәшне башлап җибәрүче районарның берсе. "Моның башында беренче булып мәрхүм Илгизәр абый Димеев тора иде. Аннан соң Әлмәтнең физкультура техникумы да бар бит. Гадәттә, физкультура техникумына авыллардагы физик яктан сәламәт, спортны, көрәшне үз иткән егетләр килә. Шул егетләр арасында Фазыл Әхмәтҗанов, Фәрид Фатыйхов, Вил Усманов, Рафаэль Мөмхәмәтшин, Васыйл Гарифуллин hәм башкалар бар. Санап чыкса бик күп алар. Мин санаган кешеләр Әлмәттән алып көрәшне республикага таратканнар. Шуңа Әлмәт көрәшнең чыганагы булып торган районарның берсе", - диде Марсель Таһиров. 

Шулай ук ул 2021нче ел нәтиҗәләре буенча көрәш федерациясе рейтингы буенча Әлмәт районы командасы ТР барлык командалары арасында беренче  урынны яулаганнын да ассызыклап узды. Бу, әлбәттә, зур дәрәҗә. "Ак бүре" көрәш федерациясе командасы Татарстандагы иң көчле командаларның берсе. 

Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен ТР премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәт хаты белән Әлмәт командасының өлкән тренеры Ильяс Билалов бүләкләнде. 

Ярышларның җиңүчеләре белән дә таныштырып узыйк.
2011-2012 елгы яшь усмерләр арасында чемпионнар: 
23 кг. Нургалиев Рамзан (Әлмәт, Тайсуган) 
26 кг. Ганиев Камиль (Баeлы) 
30 кг. Исаев Владислав (Әлмәт, Кәләй) 
33 кг. Тимеркаев Гадел (Әлмәт, Колшәрип) 
36 кг. Закиров Солтан (Азнакай) 
40 кг. Сагаутдинов Амирхан(Азнакай)

2009-2010 елгы яшь усмерләр арасында чемпионнар: 
30 кг. Ханбеков Әмир (Әлмәт, Тайсуган) 
36 кг. Имамов Эмиль (Әлмәт, Кәләй) 
40 кг. Хазиев Раниль (Азнакай) 
50 кг. Газымов Азамат (Баулы) 
55 кг. Вагизов Камиль (Әлмәт) 
60 кг. Садыков  Ильфар (Әлмәт) 
75 кг. Магафуров Радмир (Әлмәт, Т. Мактама)

Командалар арасында  беренче урында Әлмәт командасы, икенче урында Баулы, өченче урында Азнакай көрәшчеләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading