16+

"Менә чыгалар ди малайлар келәмгә, берсенең авырмавына беркем дә гарантия бирә алмый бит!"

Көрәшнең контактлы спорт төре дигән фикер белән дә килешәм. Менә чыгалар да малайлар келәмгә, берсенең авырмавына беркем дә гарантия бирә алмый бит! Җитмәсә, "Омикрон" дигәне булганда, ике көн температурасы булып, ике көннән соң төшәргә мөмкин, ә чире, вирусы кала бит.

"Менә чыгалар ди малайлар келәмгә, берсенең авырмавына беркем дә гарантия бирә алмый бит!"

Көрәшнең контактлы спорт төре дигән фикер белән дә килешәм. Менә чыгалар да малайлар келәмгә, берсенең авырмавына беркем дә гарантия бирә алмый бит! Җитмәсә, "Омикрон" дигәне булганда, ике көн температурасы булып, ике көннән соң төшәргә мөмкин, ә чире, вирусы кала бит.

"Көрәшчеләр сәламәт булсын, яки ярышларны күчерергәме, юкмы?" язмасы көрәш җәмәгатьчелеге арасында зур кызыксыну уятты. Фикерләр килә тора. Танылган балалар тренеры Рафаэль Хәмидуллинны тыңлап алыйк әле:

- Әйе, укыдым язманы. Ярышларны кичектерү дигән фикер белән килешәм. Чирләүче балалар чыннан да күп, моны балалар, яшьләр белән эшләгән кеше генә беләдер. 300-400 кеше җыела икән ярышларга, бу, чыннан да куркыныч тудыра. Менә безнең район мәктәбендә генә дә меңнән артык бала чирләде. Хәзерге статистика буенча 440 бала чирли. Без районда да ярыш уздырмыйбыз, район башлыгы, балаларның сәламәтлеген саклау өчен, ярышлар уздыруны кичектерергә боерды. Районда узмагач, республикага ничек әзерләнеп булсын? Әйе, тик ятмыйбыз, анысы, ләкин ике атна инде күнегүләр булмады, рөхсәт итмәделәр. Шундый еллар булганда, берни эшләп тә булмый. Берни эшләп булмый!

Әнә хоккейны карадык бит кызларны: Канада белән маскалар киеп уйнадылар. Ничек алай уйнап булсын инде ул? Урамда йөргәндә авыр маска белән, ә монда спорт!

Көрәшнең контактлы спорт төре дигән фикер белән дә килешәм. Менә чыгалар ди малайлар келәмгә, ләкин берсенең авырмавына беркем дә гарантия бирә алмый бит! Җитмәсә, "Омикрон" дигәне булганда, ике көн температурасы булып, ике көннән соң төшәргә мөмкин, ә чире, вирусы кала бит. Температураны тикшереп кертеп кенә, сакланып та, белеп тә булмый. Ярышларга табиблардан печать суктырып килү берни түгел ул... Әле менә тагын бер малай хәбәр җибәрде: коронавирусы расланган, ике атнага ябып куйдылар, ди. 26сы көнне ярышка барырга тиеш малай иде. Болай да санаулы инде ул егетләребез, нишләп бетәрсең менә. Әле калганнары да чирләмәсә ярый. Иң әшәке вакыт...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading