16+

Михаил Прохоров: «Сочида безнең биатлончылар 2-3 алтын алыр дип өметләнәм»

Бүген Россиядә биатлон, популярлык ягыннан футболдан гына калышып, икенче урында тора дисәк, дөрес булыр. Халыкта әлеге спорт төре белән кызыксыну артуга соңгы елларда Россия телевидениесендә биатлон ярышлары трансляциясенә зур урын бирелү үз өлешен кертте. Биатлончылар хәлиткеч халыкара ярышларда алтыннар белән әллә ни сөендерә алмаса да, призлы урыннар яулап тора.

Россия биатлончылары берлеге президенты Михаил Прохоров, безнең спортчыларның 2014 елгы ак Олимпиадада чемпион исеме өчен көрәшергә мөмкинлекләре җитәрлек, дигән фикердә. «Башка ил спортчылары ике яшьтән үк инде тау чаңгысына баса. Бездә хәл башкачарак. Ләкин без кече яшьтән алынмый калган тәҗрибәне соңрак күпсанлы күнекмәләр белән компенсациялибез, шуңа да биатлончыларыбызны әзерләгәндә тау шартларында шөгыльләнүгә күп вакыт бирелә. Сочи трассасы - дөньядагы иң катлаулы трассадыр, мөгаен. Ничек кенә булмасын, ул - үзебезнеке, шуңа күрә без анда өстенлеккә ия булырга тиеш. Россия биатлончылары бу мәртәбәле ярышларда 2-3 алтын медаль яуларга сәләтле дип саныйм. Җыелма команда составы хәзерге вакытта иң көчле саналган спортчылардан формалашачак. Өйдәге Олимпиадада спортчыларыбызга үз мохитебез, җанатарларыбыз да булышырга тиеш. Әлбәттә инде, уңышның да безнең якта булуы кирәк», - ди Прохоров.
Бу урында шуны искә төшереп алу зыян итмәс: быел язын Чехиядә узган дөнья чемпионатында Прохоров, әгәр Сочида безнең биатлончылар алтын медальләрне икедән дә азрак алса, отставкага китәчәген белдергән иде. Россия биатлончылары берлек башында финанслау гаранты булган олигархның калуын теләсәләр, сынатмаслар дип уйлыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading