Континенталь хоккей лигасында ярымфинал баталияләре башланып китте. Бу юлы да моннан 3 ел элек булган вазгыятьне күрәбез. Гагарин Кубогы өчен көрәшнең шушы хәлиткеч этабына чыккан командаларның берсен генә Россия тренеры җитәкли, калганнарының баш остазлары - чит ил белгечләре.
Скопировать ссылку
Континенталь хоккей лигасында ярымфинал баталияләре башланып китте. Бу юлы да моннан 3 ел элек булган вазгыятьне күрәбез. Гагарин Кубогы өчен көрәшнең шушы хәлиткеч этабына чыккан командаларның берсен генә Россия тренеры җитәкли, калганнарының баш остазлары - чит ил белгечләре.
Магнитогорск «Металлург»ының баш тренеры Майкл Кинэнның заманында Канада җыелма командасын, НХЛда 8 команданы җитәкләве, тренер буларак, Стэнли Кубогын отуы мәгълүм. Ярославль «Локомотив»ының хәзерге баш остазы Дэйв Кинг та - Канада җыелма командасының элекке баш тренеры. Шулай ук НХЛның берничә командасында эшләү тәҗрибәсе бар. КХЛда уйнаса да, чит ил клубы булганга, Праганың «Лев» клубы башында фин белгече Кари Ялоненның торуы мантыйкка күбрәк туры килә. Аны без Түбән Новгород «Торпедо»сында эшләгән чорыннан ук беләбез. Төп финалга юллама өчен көрәшүче командалар арасынннан бары «Салават Юлаев» кына үз белгечебез - кече Владимир Юрзинов кулы астында эшләү белән мактана ала.
Ә КХЛда уйнаучы барлык командаларны алганда, чит ил белгечләре җитәкчелегендә эшләүчеләре саны дистәгә якынлаша. Килгән остазларның берсе дә урта кул түгел, иң кәттә тренерлар бит әле. Мондый тәҗрибә туплау ысулы клублар алдына җитәкчелек тарафыннан куелган югары бурычларны чишү ягыннан кайсы очракта аклый, икенче очракта акламый да. Иң уңышлы мисал дип ике ел рәттән Ярославль «Локомотив»ын Россия чемпионы иткән чех тренеры Владимир Вуйтекны атарга буладыр (дөрес, ул вакытта КХЛ төзелмәгән, Россия чемпионаты иде). Ә менә әлегә уңышсыз мисалга төньяк башкаланың югары амбицияле хоккей командасын җитәкләүче Юкка Ялоненны атар идем. 2011 елда Финляндия җыелма командасы белән дөнья чемпионатын откан тренер, ике ел эшләвенә карамастан, СКАны чемпион ясый алганы юк.
Без күп вакыт чит илләр үрнәгенә иярергә, аларга карап тигезләшергә яратабыз. Читтән тренерлар чакыру да заманадан артта калмау галәмәте. Тик аның да бер чиге була торгандыр бит. Эзләнә торгач, шундый кызыклы мәгълүматка тап булдым. Швеция яки Чехиянең элиталы хоккей лигаларында («Лев» аларга керми) читтән тренерлар чакыру бөтенләй мөмкин эш түгел икән! Финляндия хоккеенда 1990 елларда мондый шаукым булган әле. Тик анда да чит тренерлардан яхшы тәҗрибәне өйрәнеп бетерү белән, аларга юлны ябып, үзләренекеләргә генә өстенлек бирә башлаганнар. «Чемпионат.ком» электрон басмасындагы блогларда менә мондый кызыклы фикерләр белән бүлешкәннәр. «1990 елга кадәр фин хоккее ярымпрофессиональ иде. Шуңа күрә, чынлап торып эшкә алынырга вакыт икәнен аңлап, бөтен дөнья илләреннән, шул исәптән Россиядән тренерлар чакыра башладылар ул чакта. Финнар дөнья чемпионатын да беренче тапкыр швед Курт Линдстрем җитәкчелегендә отты. Әмма чит остазлардан бу һөнәрнең барлык серләрен өйрәнеп бетергәч, финнар «варяглар» өчен фин клубларына да, ил җыелма командасына да ишекләрне шап итеп япты. Хәзер исә аларның үз тренерлары чит илләргә, бигрәк тә Россиягә чыгып, уңышлы гына эшли башлады».
Шул ук блогта уйланырга мәҗбүр итәрлек тагын бер фикер: «Канада, АКШ, Швеция, Финляндия, Чехия өчен беренче урында милли, үз хоккей мәктәбе мәнфәгатьләре тора. Аларда балалар хоккееннан алып югары дәрәҗәдәге командаларга кадәр бер традициягә нигезләнеп үсә, бер методика буенча тәрбияләнә. Шуңа күрә, канадалылар, американнар, шведлар яки финнарга дөнья чемпионатларына яки Олимпиадаларга әзерләнү өчен озак вакыт кирәкми. Шуннан чыгып караганда, бүген сорау бер генә: КХЛдагы алты клубның башында чит ил тренерлары тора икән, Россия җыелма командасы өчен уенчыларны кем әзерләр?»
Шушы йөрәк авазы белән язылган юлларга тагын бер фактны өстәргә кирәктер дип уйлыйм. Россия хоккееның топ-клублары арасыннан «Салават Юлаев» белән «Трактор»ны гына моңарчы чит ил остазлары җитәкләмәгән икән. Соңгысына чит ил тренерын «кодалыйлар» дигән сүзләр ишетелә башлады инде. Шул шартларда безнең хоккейда нинди милли стиль турында сөйләмәк кирәк?!
Комментарийлар