4 август көнне Лондондагы XXX җәйге Олимпиада программасында хатын-кыз спортчыларның 3000 м арага каршылыклар аша йөгерүе урын алган. Олимпия медальләренә дәгъва итүче гүзәл затлар бу көнне финал өлешенә чыгу хокукы өчен көрәшәчәк. Финал этабы исә 6 августта узачак. Россия һәм Татарстан җанатарлары бу дисциплинада Гөлнара СӘМИТОВА-ГАЛКИНАдан моннан дүрт ел элек...
Скопировать ссылку
4 август көнне Лондондагы XXX җәйге Олимпиада программасында хатын-кыз спортчыларның 3000 м арага каршылыклар аша йөгерүе урын алган. Олимпия медальләренә дәгъва итүче гүзәл затлар бу көнне финал өлешенә чыгу хокукы өчен көрәшәчәк. Финал этабы исә 6 августта узачак. Россия һәм Татарстан җанатарлары бу дисциплинада Гөлнара СӘМИТОВА-ГАЛКИНАдан моннан дүрт ел элек...
Соңгы 4 ел эчендә Гөлнара әни булырга, спорттан азрак китеп торып, янәдән форма җыярга өлгерде. Хәзер аңа янәдән команданың лидеры буларак ныгып калу өчен тырышырга туры килә. Бу Олимпиадада аның алдындагы җаваплылык та ике тапкыр артыграк.
Спортчының элеккеге тренеры Миңнулла Чинкин Лондон Олимпиадасында әлеге дисциплинада Гөлнараны фаворит дип санамый. Ул бу хактагы фикерен интервьюларының берсендә бик ачык әйтә. «Миңа Гөлнараның күптән түгел Чабаксарда узган Россия чемпионатында йөгерүе бик үк ошамады. Аның Юлия Зарипованы уза алмавы шулай дип уйларга җирлек бирә. Ә бит Зарипова Гөлнарага караганда тәбәнәк буйлы. Гөлнараның хәзерге физик формасын оптималь дип әйтеп булмый. Ул каршылыклар алдында тизлеген югалта, аларны элеккеге кебек җиңел генә узмый. Аның хәзерге тренеры Суворов бу хатаны төзәтү өстендә эшләгәндә, аның Олимпиада медальләрен отуына шанслары булачак. Шулай да бу уеннарда Юлия Зарипованың шанслары беркадәр югары дип саныйм», - дип белдерә Чинкин.
Ә Гөлнара үзе, Олимпия чемпионнарына хас булганча, оптимизмны беркайчан да югалтмый. Үзе өчен көмеш медаль белән тәмамланган Россия чемпионатыннан соң үзәк басмаларга биргән интервьюсында ул хәлиткеч уеннарга тиешле форма җыячагын ышандырган иде.
- Мин Россия чемпионатында икенче урын алуыма һич борчылмыйм. Анда төп бурыч - Олимпия уеннарына сайланып алу иде, аңа кадәр әле оптималь форманы җыячакмын. Узган Олимпия елы нәтиҗәләрен кабатлый алырмын дип уйлыйм. Үткән ел Кореяда оештырылган дөнья чемпионатына барудан баш тарттым, чөнки югары нәтиҗә күрсәтә алмаячагымны аңлый идем. Ә мин ярышларга турист буларак кына барырга яратмыйм. Бүген исә мин беренче максатыма ирештем - Олимпиадага сайландым, хәзер инде бу уеннарга бөтен көчемне куеп әзерләнәм.
- Бала тугач, хатын-кыз спортчыларның организмы үзгәрешләрне төрлечә кичерә: кемдер тиз арада форма җыеп, югары нәтиҗәләр күрсәтә башлый, кемдер озак кына форма җыя алмый...
- Узган елны бик яхшы уздырдым дип әйтә алмыйм. Шулай да нәтиҗәләр булды: беренче стартта ук Европаның команда чемпионатын ота алдым. Ләкин сезон ахырында арыганлыгымны аңладым. Хәзер, киресенчә, көчемнең көннән-көн арта баруын сизәм.
- Лондонда финишка төп ставка ясаячаксызмы, әллә инде башкача алым сайларга җыенасызмы?
- Әлегә белмим, миңа йөгергәндә карарлар кабул итү җиңелрәк бирелә.
- Декрет ялына киткәндә, Сез команданың лидеры идегез, хәзер вазгыять беркадәр үзгәрде. Кыенрак булуын сизәсезме?
Аның каравы күбрәк шөгыльләнү өчен стимул артты. Хәзер аз гына да ялгышырга ярамый!
Комментарийлар