16+

Муса Җәлил турнирына зуррак заллар кирәк! (Шәхси фикер)

Муса Җәлил турнирын зуррак ареналарда үткәрергә кирәк икән бит! Биектауда да, әйтик, Боз сарае бар. Аны көрәш залына әйләндерү өчен чыгымнар күп соралса да, Зәй булдырганны Биектау гына булдырыр иде анысы.

Муса Җәлил турнирына зуррак заллар кирәк! (Шәхси фикер)

Муса Җәлил турнирын зуррак ареналарда үткәрергә кирәк икән бит! Биектауда да, әйтик, Боз сарае бар. Аны көрәш залына әйләндерү өчен чыгымнар күп соралса да, Зәй булдырганны Биектау гына булдырыр иде анысы.

Муса Җәлил истәлегенә уза торган көрәш бәйгесе – татар көрәше дөньясындагы иң дәрәҗәле турнирларның берсе булып санала. Елның елында ул үзенең катнашучылар саны белән дә, ачыш һәм югалтулары, яңа исем-фамилияләре белән дә, оештырылышы белән дә, һәм, әлбәттә, көрәшнең кискенлеге һәм киеренкелеге белән дә үсеш ягында.

Быел Муса Җәлил (көрәшчеләр теле белән әйткәндә) Биектауда узды. Заманында бәйге Чаллыда берничә ел рәттән оештырылып, инде шунда төпләнеп калган кебек иде. Чаллы төбәгенә, Казаннан читтәрәк булган төбәкләрдә көрәш бәйгеләре кирәк. Бик кирәк. Чаллы – үзе дә татар каласы. Узган гасырда яңа шәһәр төзелешенә Татарстан районнарыннан күпләп килгән яшь егетләр һәм кызлар аның миллилеген югалтмадылар, сакладылар. Аннан килеп, күрше-тирә Тукай, Сарман, Минзәлә һәм башка районнар да зур көрәш бәйгеләренә сусаган иде. Хәтерлисездер, Чаллының башта “Витязь” спорткомплексында, аннан Боз Сараенда алмаш төшәрлек тә урын калмый иде.

Чаллыда көрәш торышы сүлпәнләнә башлагач, дөресрәге, милли спорт көрәшебезгә игътибар бөтенләй диярлек сүрелгәч, бу эстафетаны Әлмәт, Зәй калалары кабул итеп алган иде кебек. Түбән Камада ел саен уза торган Данил Галиев турниры гына җитми ул яклардагы безнең халыкка, күбрәк турнирлар кирәклеге дә көн кебек ачык. Турнирны уздырырга артык теләк белдерүче булмагач, Биектауга да күчте бу турнир. Узган ел Актаныш та Чаллы традицияләрен кабул итеп алган кебек иде.

Рәхмәт Биектауга. Главасына, җитәкчеләренә. Бүгенге вәзгыятьтә Биектауны көрәш Мәккәсе дип әйтеп тә булмый, шулай да көрәш федерациясе мөрәҗәгать иткән саен, алар төрле ярышларны рәхәтләнеп кабул итеп алалар. Җитәкчелектә көрәш җанлы, көрәшебезгә тугрылыклы һәм мәхәббәтле шәхесләр эшли чөнки. 

Быелгы бәйге Чаллыда уза торган ярышларны хәтерләтте миңа. Турнирның беренче көнендә кичке биштә спорткомплекска кереп чыктым. Кич бит инде. Ә андагы халык! Көрәшчеләр генә түгел, тамашачылар, җанатарлар да бик күп иде. Тынчу да, эссе дә иде. Нишлисең, көрәш шундый инде ул: эсселәтә дә, кыздыра да.

Ни хикмәт, ярышларның икенче көнендә дә спорткомплекста алма төшәрлек тә урын юк иде. Өске катлар да, астагы яруслар да шыплап тулган. Бар да кычкыра, җан ата, сызгыра, алкышлый яки ризасызлык белдерә... Һәм шул чакта уйлап куйдым: Муса Җәлил турнирын зуррак ареналарда үткәрергә кирәк икән бит! Биектауда да, әйтик, Боз сарае бар. Аны көрәш залына әйләндерү өчен чыгымнар күп соралса да, Зәй булдырганны Биектау гына булдырыр иде анысы. Әйе, Биектаудагы Боз Сараенда көн саен диярлек хоккейчылар уйный, фигуралы шуу осталары үз осталыкларын арттыра. Бәлки бу яктан караганда, бу җирлектә Боз Сараен эшкә җигү мөмкинлеге булмагандыр да.

Миңа калса, әлеге бәйге Казанда узган очракта да, анда тамашачылар күпләп килер иде мөгаен. Яки Чаллы, Зәйләргә дә турнирны кабул итү өчен көрәшергәдер. Әйе, нәкъ менә көрәшергә! Бу бәйгене кабул итү өчен башка шәһәрләр дә көрәшергә тиеш! Чөнки бу бөтенләй башка югарылыктагы ярыш. Муса Җәлил истәлегенә үтүче ярыш бит ул...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading