Көрәшче егетнең кызлар алдында гына түгел, ил каршында да дәрәҗәсе югары.
Шуңадыр инде, ир-егетләр көрәшнең төрле төрләрендә келәмгә чыгып, көч сынашырга осталыкларын төрле ярышларда гел күрсәтеп киләләр. Баксаң, ир-атлардан тотам да калышырга теләмәгән хатын - кызлар да келәмгә чыгарга куркып тормый икән. Әле алай гына да түгел, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, җиңү яулаучылары да аз түгел. Шундый бил бирмәс нәфис затлар 26-27 сентябрьдә Казанга “Ак барс” көрәш сараена җыелачак.
Җиңүнең - 75, Татарстанның 100 еллыгына багышлап уздырыла торган хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Россия чемпионатында илебезнең 42 төбәгеннән 120 спортчы катнашыр, дип көтелә. Ярышларга Россия спорт көрәше Федерациясе президенты, Олимпия чемпионы Михаил Мимиашвили, бу федерциянең вице-президентлары Наталья Ярыгина, Омар Муртузалиев, Георгий Брюсов та килер дип көтәләр. Кунаклар арасында көрәшнең бу төре буенча Россиянең бердәнбер Олимпия чемпионы Наталья Воробьева да булачак.
- Беркем дә хатын-кызларның нигә спортның көрәш төрен сайлаганын әйтә алмый. Хатын-кыз ул - ачылмаган сер, табигать могҗизасы. Шуңа күрә ярышлар да көтелмәгән мизгелләре белән кызыклы булачак, - дип вәгъдә итәләр оештыручылар һәм килеп күрергә чакырып калалар.
Комментарийлар