16+

НХЛ йолдызлары океан арты шартларына җайлаша

Локаут тәмам, Милли хоккей лигасында инде сезон башланды. Беренче уеннар локаутны КХЛ, Европа лигаларында уздырган уенчылар өчен шулай да авыррак бирелә. Зур мәйданнарда уйнаганнан соң, бер атна эчендә янәдән кечкенә мәйданнарга җайлашу бик үк ансат түгел шул. Сезонның шактый өлешен Магнитогорск «Металлург»ында уздырган «Питтсбург» уенчысы Евгений Малкинны да бу читләтеп...

Локаут тәмам, Милли хоккей лигасында инде сезон башланды. Беренче уеннар локаутны КХЛ, Европа лигаларында уздырган уенчылар өчен шулай да авыррак бирелә. Зур мәйданнарда уйнаганнан соң, бер атна эчендә янәдән кечкенә мәйданнарга җайлашу бик үк ансат түгел шул. Сезонның шактый өлешен Магнитогорск «Металлург»ында уздырган «Питтсбург» уенчысы Евгений Малкинны да бу читләтеп узмаган. Ул бозда бик тиз карарлар кабул итү өчен реакция җитеп бетмәүгә зарлана.
Шулай да иң кыены - кечкенә мәйданнарга җайлашу. Мондый мәйданнарда карарны тагын да тизрәк кабул итәргә кирәк. Уенда дулкынланып, үз зонабызда ук берничә хата җибәрүем шуның нәтиҗәсе. Бераз вакыт үткәч, ияләнеп җитәчәкмен, ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading