16+

НХЛда Россия хоккейчыларына ышаныч кими

Кайбер Россия хоккейчыларының НХЛдан китеп, КХЛда уйный башлаулары хоккей белгечләрен уйланырга мәҗбүр итә. Күпмиллионлаган контрактны өзеп, СКАга кайткан Ковальчук күпләрне аптырашта калдырды.

НХЛда Россия хоккейчыларына ышаныч кими

Кайбер Россия хоккейчыларының НХЛдан китеп, КХЛда уйный башлаулары хоккей белгечләрен уйланырга мәҗбүр итә. Күпмиллионлаган контрактны өзеп, СКАга кайткан Ковальчук күпләрне аптырашта калдырды.

Яшь, талантлы уенчы Бурмистров та үзебездә уйнауны кулайрак күрде. Америка журналисты Пол Фризен сүзләренчә, хәзер россиялеләр Овечкинны да үзләренә кайтармакчы. Болар барысы да НХЛ менеджерларын Россия хоккейчыларына сагаеп карарга мәҗбүр итә.
«Агент буларак, НХЛда россиялеләргә кызыксыну кимегәнен сиздем, - ди элек танылган хоккейчы, бүген хоккей агенты булган Игорь Ларионов, бу хәлгә аңлатма биреп. - Бер-ике спортчыдан чыгып кына барысы турында да шулай уйлау дөрес түгел. Биредә спортчыларга белгечләрнең киңәше, башка хәлләр сәбәпче, әлбәттә, акча зур роль уйный». Ларионов үзенең хоккейчыларының НХЛда уйнавын тели. Аның фикеренчә, НХЛ - бүгенге көндә дөньяда иң көчле лига. «Азрак акчага булса да, көчле лигада чыныгу алу әйбәтрәк. КХЛга алар 35-37 яшьләрдә дә уйный ала, - ди Ларионов. - Спортчыны теге яки бу лигага «кодалаганда» аның нәрсәгә омтылганын белергә кирәк».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading