16+

Ни өчен фигуралы шуу осталары тренерлыкка түгел, ә боз шоуларына өстенлек бирә?

Яраткан фигуралы шуу осталары профессиональ спорттан китсә дә, тугрылыклы тамашачысын боздагы һәртөрле чыгышлары белән сөендерүен дәвам итә. Шөкер, соңгы дистә елда Россиядә дә боз шоулары бик популярлашып китте.

Ни өчен фигуралы шуу осталары тренерлыкка түгел, ә боз шоуларына өстенлек бирә?

Яраткан фигуралы шуу осталары профессиональ спорттан китсә дә, тугрылыклы тамашачысын боздагы һәртөрле чыгышлары белән сөендерүен дәвам итә. Шөкер, соңгы дистә елда Россиядә дә боз шоулары бик популярлашып китте.

Игорь Бобринның боздагы миниатюралар театрына Илья Авербух продюсерлык иткән боз шоулары да өстәлде. Өстәвенә, мондый шоулар телевизион проект буларак та тәкъдим ителә. Шуңа күрә, Олимпия чемпионнары Татьяна Навка-Роман Костомаров, Татьяна Тотьмянина-Максим Маринин парларын, Алексей Ягудин, Ирина Слуцкая һ.б.ны үз итүчеләргә күңелсезләнергә сәбәп юк. Әмма тамашачының кайчандыр сөйкемле сөяге булган спорт пары - 2002 елгы Солт-Лейк Сити Олимпиадасы чемпионнары Елена Бережная белән Антон Сихарулидзе гына күз уңыннан югалды.
Антонның сәясәтче карьерасын сайлавын беләбез инде. Англия фигуралы шуучысы Стивен Казинс белән гаилә корган Ленаның ике бала үстерүе мәгълүм. Күренми торгач, без аны Англиягә күченеп киткән дип уйлаган идек. Баксаң, Лена Санкт-Петербургта үзенең остазы Тамара Москвина җитәкчелегендә тренерлык серләрен үзләштерү белән мәшгуль икән. Бережнаяны остазы юлыннан китәргә нәрсә мәҗбүр иткән? Ни өчен бүген фигуралы шуу осталарының күбесе алдагы язмышын тренерлык эшенә багышларга җыенмый, ә боз шоуларына өстенлек бирә? Күпләрне борчыган әлеге сорауларга җавапны Ленаның әңгәмәләрендә ачык табарга була.
«Тамара Николаевна мине үз төркеменә эшләргә чакыргач, мин, остазыма ярдәм итү ниятеннән, шулай ук җәмгыятькә файда китерә торган өлкә, дип, үземне сынап карарга булдым», - ди ул. Бережная бүген парлы шууны үзләштерүче нәни спортчылар белән шөгыльләнә. Яшь остазны фигуралы шуучыларны әзерләү үзәге булган төньяк башкаланың әйдәүче ролен югалту перспективасы бик борчый.
Санкт-Петербург мәктәбе гомер-гомергә илдә фигуралы шуучылар тәрбияли торган иң көчле мәктәпләрнең берсе саналды. Төрле еллардагы Олимпия чемпионнары Людмила Белоусова-Олег Протопопов, Елена Валова-Олег Васильев, Оксана Казакова-Артур Дмитриев, Алексей Урманов, Елена Бережная-Антон Сихарулидзе, Евгений Плющенко - әлеге мәшһүр мәктәп вәкилләре. Тик бүген калада әлеге марканы тотарлык перспектив спортчылар кытлыгы туган. Бигрәк тә парлы шууда. Елена Бережная Петербургта сәләтле спортчылар әзерләү буенча кайчандыр корылган спорт пирамидасының инде булмавын танырга мәҗбүр. «Бар авырлыкны үз җилкәләренә алырлык кыю егетләр калмадымы шунда... Парлы шуу - бик катлаулы дисциплина. Анда егетләрдән, беренче чиратта, партнерын күтәрү, югарыга чөеп тотып калу сорала. Башка бик күп катлаулы элементларны да өйрәнергә кирәк. Малайлар кече яшьтән үк партнеры өчен җаваплылык алырга курка, шуңа да, алар ялгыз шууга өстенлек бирә. Әти-әниләр дә еш кына малайларның парлы шууга килүенә каршы. Аларның һәрберсе нарасыйларын ялгыз шууда Евгений Плющенко кебек даһи фигуралы шуу остасы ясыйсы килә», - ди Бережная.
Аның фикеренчә, шулай да фигуралы шуучылар әзерләү мәктәбенең төп проблемасы квалификацияле тренерлар җитмәүгә барып тоташа. Танылган фигуралы шуучыларның күпчелеге, профессиональ спорттан киткәннән соң, тренерлыкны түгел, ә боз шоуларын сайлый. Дөрес, Санкт-Петербург мәктәбенең соңгы 20 елдагы горурлыгы - Олимпия чемпионнары Алексей Урманов, Оксана Казакова, Артур Дмитриев үзләрен остазлыкка багышларга булган. «Безнең барыбызны да бу өлкәдә әлеге спортка булган мәхәббәт һәм Тамара Николаевнага хөрмәт тота. Алексей Урманов яки Оксана Казакова дәрәҗәсендәге белгечләр тренер сыйфатында аена 15әр мең генә хезмәт хакы алып эшләргә тиеш түгел. Бу белгечләр боз шоуларына китмәсен, дисәгез, алар белән тиешле контрактлар төзергә кирәк. Әгәр яшь алмаш әзерләү буенча өметле яшь тренерларга яхшы контракт тәкъдим итәләр икән, алар, гаиләне туйдырам, дип, соңгы көчләрен бетереп боз шоуларында катнашмас, ә бозга чыгып үз укучыларын әзерләр иде», - дип саный Елена Бережная.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading