16+

"Ниһаять, быелгы беренче Сабан туенда җиңү яуладым..."

"Җиңү һәрвакыт куандыра инде ул. Җилкәңә тәкәне күтәрү - көрәшкә аз гына мөнәсәбәте булган, сөлге тотып караган кеше өчен онытылмаслык мизгелләр ул", ди батыр.

"Ниһаять, быелгы беренче Сабан туенда җиңү яуладым..."

"Җиңү һәрвакыт куандыра инде ул. Җилкәңә тәкәне күтәрү - көрәшкә аз гына мөнәсәбәте булган, сөлге тотып караган кеше өчен онытылмаслык мизгелләр ул", ди батыр.

Бүген Минзәләдә чираттагы Театраль Сабантуй узды. Сабантуй нәтиҗәләре буенча төп бүләк - автомобиль быел көрәшчегә түгел, ә ярышларда иң зур нәтиҗәләр күрсәткән коллективка бирелде. Бу юлы мондый бәхет Тинчурин театрына тәтеде. Ә Сабантуйның күрке булган көрәш ярышларында исә талантлы җырчы, үзе көрәшче, үзе артист Муса Камалов җиңү яулады.

Муса - профессиональ көрәш дөньясында да үз исемен язган көрәшчеләрнең берсе. Көрәш белән сәнгать арасында ул, мөгаен, икенчесен сайлагандыр. Яшьләр арасында Татарстанның иң көчле көрәшчеләрнең берсенә әверелгән иде ул заманында. Бүгенге көндә Кариев театрында җан-фәрман эшләп йөреше. Әлбәттә, баш батыр белән сөйләшергә җай таптык.

- Җиңү һәрвакыт куандыра инде ул. Җилкәңә тәкәне күтәрү - көрәшкә аз гына мөнәсәбәте булган, сөлге тотып караган кеше өчен онытылмаслык мизгелләр ул. Әйе, башка еллардагы кебек төп бүләк - автомобиль аерым артистка түгел, ә ярышларда иң күп очколар җыйган коллективка бирелде. Тинчурин театрын, коллегаларымны котлыйм. Быел, кызганыч, Сабантуйларга бөтенләй чыгып булмады, чөнки "Йосыф" спектакле премьерасы белән мәш килдек. Тренировкаларга йөреп булмады артык. Үзем болай Җәүдәт абый Хөсәеновка йөрим. Бу Сабантуйда 80 кг.га кадәр авырлыкта көрәштем. Театр артистлары арасында һәрвакыт көчле көрәшчеләр булган, хәзер дә шулай. Алмаз Фәтхуллин да, Алмаз Гәрәев та (профессиональ көрәшкә дә мөнәсәбәте булган көрәшчеләр) монда иде. Үзем Илфак Хафизов, шул ук Алмаз абый (Фәтхуллин), Илназ Хисмәтуллиннар белән көрәштем. Нәрсә дип әйтим: шатландым, ниһаять, быелгы беренче Сабан туенда җиңү яуладым. Көрәшкә, Сабан туйларына сусаган идем. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading