16+

“Нәрсәгә кирәк миңа көрәш?”, яки Мамадышта күргәннәр

Кемнедер “кичә утырмаган” көндәше шунда ук аркасына сала, кемдер әле ике-өч әйләнеш узып, үзенчә могҗиза да ясап куя. “Талант не пропьешь” диләрме әле? Булганнан бар да була шул. Озаккамы?

“Нәрсәгә кирәк миңа көрәш?”, яки Мамадышта күргәннәр

Кемнедер “кичә утырмаган” көндәше шунда ук аркасына сала, кемдер әле ике-өч әйләнеш узып, үзенчә могҗиза да ясап куя. “Талант не пропьешь” диләрме әле? Булганнан бар да була шул. Озаккамы?

Узган шимбәдә Мамадышның Түбән Ушма авылындагы уникаль спорткомплексында көрәш буенча 19-21 яшьлек егетләр арасында Татарстан беренчелеге узды. Кич тә утырдылар, көрәштеләр дә, сүгенделәр дә бу ярышта.

...Спорткомплекс каршында ук 6-7 егет басып тора. “Дүрт ярты алдым, җитәрме икән?”, ди берәү. “Җитмәсә, сыра белән куып тотарбыз (догоним – Р.С.)”, ди икенчесе. Араларыннан берәү танып алды да, минем янга килеп, хәлләрне сораштыра башлады. Күптән күзәтә идем инде бу егетне, “Сабантуй” газетасы призларына көрәшкән чакларыннан беләм, фотога, видеога да төшергәләп, көрәш аккаунтына куйгалаган идем. Дөрес, соңгы бер-ике елда күренмәде үзе. “Күренмисең нигәдер. Травмаң бармы әллә?”, дип сораштыргалыйм үзеннән. “Әй, Радик абый, нәрсәгә кирәк инде бу көрәш миңа. Былтыр ел башыннан йөрмим инде тренировкаларга. Эшкә урнаштым, әйбәт түлиләр. Ярышларга әллә ни китеп тә булмый иде. Сабантуйларга чыгып кереп, бераз бүләкләр җыеп алсам, җитәр. ... абый чакыргач, килдем әле монда. Ял итәргә җай да туды. Кичә шәп итеп утырдык менә, ничек көрәшермен инде”, ди кайчандыр өмет баглаган яшь “көрәшче”. Ташлаган икән чыннан да көрәшне дип уйлап куйдым эчтән генә.

Ә “кичә утыручылар” бу егет кенә булмаган икән. Көрәш барышында әле берсе, әле икенчесе “кичә утырулар” турында бәян итте. Көрәшчеләр, тренерлар, хөкемдарлар. Утырып кына калмаганнар, кайберәүләр ярыш башланганчы ук “бил алышырга” да, машиналар бәрдерергә дә өлгергән. Җиңү артыннан килгән егетләр иртән генә кайтып, бераз черем итеп алганнар да, келәмгә чыкканнар әнә. Кемнедер “кичә утырмаган” көндәше шунда ук аркасына сала, кемдер әле ике-өч әйләнеш узып, үзенчә могҗиза да ясап куя. “Талант не пропьешь” диләрме әле? Булганнан бар да була шул. Озаккамы? Таланты беткәнче инде.

Ярышларны ачу тантанасында Рәкыйп Фәйзуллинга сүз бирелгәч, ни гаҗәп, ул да шул ук төтенгә күмелүчеләр, сыра капкалаучылар адресына берничә сүз-нәсыйхәт җиткерде. Аның каршысына да очраганнар икән андыйлар. “Көрәшче гомере озын түгел ул, егетләр. Кадерен белеп, көрәшәм, җиңәм дип көрәшеп калырга, үзеңнән соң якты эз калдырырга тырышыгыз”, диде ул район исемнәре язылган транспорантлар тотып торган егетләргә. Тотып тормаганнары исә “перекур”га чыгып киткән иде.

Бик үзенчәлекле “возраст” бу. Күпчелек инде әти-әни канаты астыннан чыккан, тренерларга инде абый буларак карамыйлар. Яшьтән көрәшеп үскәнгә, каннары да кызу, көчләре дә бар. Әлбәттә, җиңү теләге сеңгән аларның канына. “Кич утырулар”булган чакта тагын да кыза бит әле кан. Ярыш вакытында да булды ул “гаделлек” таләп итүчеләр. Өлкәннәр тарафыннан акылга утыртырга тырышулар да булды. Зур гәүдәсе белән мактана алмаган, ләкин үз фикереннән һич кенә дә чигенмәгән,  беренче зур ярышта баш хөкемдар вазифасын башкарган Динар Зиннәтуллинга җиңелдән булмагандыр. Әүхәт абый җитмәгәндер бәлки. Алыптай гәүдәле, көр тавышы белән, кирәксә башкасы белән дә урынга утырта алучы Әүхәт абый килмәде шул ярышка.

Моннан ничәдер ел элек (бу ярышларның тарихы озын түгел әле), 19-21 яшьлек егетләр арасында Татарстан кадәр Татарстан беренчелеге оештыруның максаты матур һәм хәерхаклы иде. Оештыручылар (мәрхүм Равил Гарифулловичның урыны җәннәттә булсын) фикеренчә, 18 яшькә кадәргеләр арасында бәйгеләр оештырыла, балалар шул яшькә кадәр әйбәт кенә көрәшә дә, аннан күбесе, өлкәннәр арасына кереп китә алмыйча, көрәшне ташларга мәҗбүр була. Ә бу беренчелек исә яшьләрнең келәмдә калу мөмкинлеген арттыра әле.

Мамадышта, чыннан да, инде өлкәннәр арасында матур гына көрәшә башлаганнар да, әйткәнемчә, 18 яшькә кадәр күренеп, аннан зур келәмнәрдә күренмәгән шәп кенә егетләр дә бар иде. Бу яктан караганда, әйе, ярыш кирәк. Быел инде аны уздырырга кирәкми дигән фикер дә булган иде, әмма ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров барыбер үткәрәбез дигән нәтиҗәгә килде.

Быелгы ярышлар республиканың танылган көрәшчесе, шушы ук авылдан чыккан РСФСРның спорт остасы, Мамадыш Сабан туйларының да күп тапкырлар батыры Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә уздырылды. Матур гамәл, сүз дә юк. Федерация җитәкчелеге, Мамадыш район хакимияте башлыгы Анатолий Иванов, җирле көрәш ветераннары җыелышып, мәрхүм көрәшченең каберен дә зиярат итеп кайттылар. Гаиләсе дә әзерләнгән әлеге ярышларга: җиңүчеләргә шәп бүләкләр дә тапшырдылар алар.

Җиңүчеләр, әлбәттә, “кичә утыручылар” түгел. Шәп егетләр, шәп көрәшчеләр, исемнәре инде Татарстан, Россия көрәш җәмәгатьчелегенә яхшы таныш егетләр. 18 яшьлек егетләр дә бар җиңүчеләр арасында (команда составына кертергә мөмкин 2 шундый егетне). Татарстанның – 5, Россиянең – 4 тапкыр чемпионы Әлмәт егете Рубин Раджабов шундыйлардан. Актаныш егете Илназ Шәмсиев та шундыйлардан. Тумышы белән Актаныштан, бу ярышларда Әлмәт өчен көрәшкән Фарис Хуҗин инде олылар арасында да рәхәтләнеп ут уйната, ләкин ни гаҗәп бу юлы ул призерлар арасына да керә алмады. Әйе, яңа исемнәр дә җитәрлек. Җиңүчеләр исемлегенә күз салып алу да җитәдер.

Командалар беренчелегендә бу юлы да Әлмәт командасына тиңнәр табылмады. Кукмара командасы белән беренчелек өчен көрәшерләр дип уйлаган иде барысы да, ләкин кукмаралылар аз гына өстенлек белән калышып, икенче урынга Актаныш командасын уздырдылар. Авиатөзелеш-Яңа Савин районы – дүртенче, Мамадыш – бишенче урыннарда. Кайбычтан бер көрәшче килгән иде. Раил Фәсхетдинов, әтисе белән килеп, шунда ук 3нче урынны алып китте. Яңа исемнәр дә, үзләрен алга таба күрсәтә алырдай исемнәр дә барлыкка килде әнә шулай.

Айдар Шәймәрданов фотосы

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading