Шәһри Казан

Очрашу урыны – «Казан-Арена»

Июнь азагында, ниһаять, «Казан-Арена»га футболчылар аяк басачак. Дөрес, әлегә сүз биредә уен уздыру турында бармый, газон күнекмәләрдә сыналачак.

Реклама

Шушы көннәрдә генә, июньнең 20ләреннән соң, «Рубин»ның яңа стадионда ачык күнекмәләр уздырырга җыенуы мәгълүм булды. Журналистлар белән бергә сезонлы абонемент ияләре дә әлеге «тарихи» вакыйганың шаһитлары була алачак.
Казан футбол клубына кагылышлы тагын бер яңалык килеп иреште. Ел ярым вакытын аренда хокукында Бразилиянең «Фламенго» командасында уздырган Карлос Эдуардо яңа сезонга әзерлекне «Рубин» составында башлаячак. Соңгы бер елда шулай ук аренда хокукында башка клубларда уйнаган Игорь Портнягин, Сергей Давыдов һәм Гекхан Торе да Казанга әйләнеп кайтачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: