Шәһри Казан

Олигархлар трибунада ни бүлешкән?

Күптән түгел Мәскәүдә «Спартак»ның «Анжи» белән уздырган очрашуы олигархлар бәхәсе белән дә истә калачак. Бу ике клубның хуҗалары - миллиардерлар Леонид Федун белән Сөләйман Кәримовның VIP-ложеда кызып-кызып бәхәсләшүен күреп калганнар. Соңрак ачыкланганча, моның сәбәбе арбитрның «Анжи» уенчысы Смоловка сары карточка күрсәтүе булган икән. Шуны күрү белән, «Анжи» хуҗасы Кәримов креслосыннан...

Реклама

Күптән түгел Мәскәүдә «Спартак»ның «Анжи» белән уздырган очрашуы олигархлар бәхәсе белән дә истә калачак. Бу ике клубның хуҗалары - миллиардерлар Леонид Федун белән Сөләйман Кәримовның VIP-ложеда кызып-кызып бәхәсләшүен күреп калганнар. Соңрак ачыкланганча, моның сәбәбе арбитрның «Анжи» уенчысы Смоловка сары карточка күрсәтүе булган икән. Шуны күрү белән, «Анжи» хуҗасы Кәримов креслосыннан тора да бер рәт астарак утырган «Спартак» хуҗасы Федун янына сикереп төшә. Кулларын болгый-болгый шактый югары тонда бәхәсләшкән Forbes миллиардерлары бәхәсенең тел төбен аңлап бетермәсәләр дә, трибунага килүчеләр өчен бу тамаша кызыклы булган.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: