16+

Олимпиада да хаталардан азат түгел

Лондондагы XXX җәйге Олимпиада тәмам. Хәзер инде ул тарих битләренә тагын бер сәхифә булып язылды. Ул спортчылар күрсәткән яңа дөнья рекордлары, җиңү шатлыгы һәм җиңелү көенечләре, мавыктыргыч ачылыш һәм ябылу тантаналары белән генә түгел, курьез хәлләре белән дә тарихта үз урынын алачак. Оештыручыларның уеннарны иң югары дәрәҗәдә үткәрүгә күп тырышлык...

Олимпиада да хаталардан азат түгел

Лондондагы XXX җәйге Олимпиада тәмам. Хәзер инде ул тарих битләренә тагын бер сәхифә булып язылды. Ул спортчылар күрсәткән яңа дөнья рекордлары, җиңү шатлыгы һәм җиңелү көенечләре, мавыктыргыч ачылыш һәм ябылу тантаналары белән генә түгел, курьез хәлләре белән дә тарихта үз урынын алачак. Оештыручыларның уеннарны иң югары дәрәҗәдә үткәрүгә күп тырышлык...

Лондондагы XXX җәйге Олимпиада тәмам. Хәзер инде ул тарих битләренә тагын бер сәхифә булып язылды. Ул спортчылар күрсәткән яңа дөнья рекордлары, җиңү шатлыгы һәм җиңелү көенечләре, мавыктыргыч ачылыш һәм ябылу тантаналары белән генә түгел, курьез хәлләре белән дә тарихта үз урынын алачак. Оештыручыларның уеннарны иң югары дәрәҗәдә үткәрүгә күп тырышлык куюына карамастан, анда бер үк вакытта көләрлек тә, еларлык та хәлләр шактый булды.
Күңелсезлекләр Грециядән Лондонга Олимпия утын алып кайтканда ук башланган иде - ул сүнде. Олимпия комитеты вәкилләре көче белән аны кабат тергезүгә ирештеләр. Бу сәерлекләрнең башы гына булган икән әле. География һәм сәяси нюансларны белеп җиткермәве Лондон Олимпиадасын оештыручыларны берничә тапкыр уңайсыз хәлдә калдырды. Оештыручыларның Тайвань байрагын әлеге илнең Олимпия комитеты байрагы белән бутавы, Израиль көрәшчеләренең чишенү бүлмәсе өстенә Палестина байрагын элү дисеңме, безнең кайбер спортчыларга кагылышлы мәгълүматта Украинаның Россиянең бер төбәге итеп күрсәтелүе, Корея Халык Демократик Республикасы (Төньяк Корея) хатын-кызлар футбол командасын тәкъдим иткәндә уенчылар исемлеге янына Көньяк Корея байрагын урнаштыру дисеңме... Ә иң зур сәерлек футбол турниры узачак «Уэмбли» стадионының электрон ачкычын югалту булгандыр. Нәтиҗәдә ашыгыч рәвештә йозакларны алмаштырырга туры килгән.
Мондый күңелсез һәм сәер вакыйгалар Лондон Олимпиадасына гына хас күренеш түгел, билгеле. Олимпия уеннары тарихында алар җитәрлек. Мәсәлән, 1952 елда Хельсинкида узган Олимпиаданы гына алыйк. Ул рәсми рәвештә ябылмый калуы белән үзенчәлекле булды. Уеннарны ябу тантанасында Халыкара олимпия комитетының ул чактагы президенты Зигфрид Эндстрем, озын, ялкынлы чыгышы белән мавыгып: «XV җәйге Олимпия уеннарының ябылуын игълан итәм», - дигән иң мөһим фразаны әйтергә оныта.
2004 елда Греция башкаласы Афинада узган җәйге Олимпия уеннары синхрон йөзүчеләребез чыгышы вакытында музыканың өзелүе белән истә калды. Бер генә дә түгел, ике тапкыр бит әле. Шуңа да карамастан, ул Олимпиадада Россиянең спортчы кызлары алтын медальләр яулады. Шул ук Олимпиадада Бразилия марафончысы Вандерлей де Лима, каршыга йөгереп чыккан фанат аркасында кыйммәтле секундларын югалтып, алтын медаль урынына бронза белән генә канәгатьләнергә мәҗбүр булган иде. Ә ишкәкләрдә ишүче Голландия спортчысы Саймон Дилерик көмеш медален таксида онытып калдыруы белән тарихка керде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading