Бөекбритания хакимиятенең Лондон Олимпиадасы чорында казна керемнәре артыр дигән хыялы тормышка ашмас, мөгаен. Бу көннәрдә шәһәргә килгән туристлар һәм җанатарлар Олимпия паркы чикләреннән бик чыгып йөрми, башка төрле күңел ачуларга зур акчалар да сарыф итми.
Financial Times басмасы хәбәрләренә караганда, Олимпия уеннарын күзләргә Лондонга чит илләрдән 100 меңнән артык кунак килгән. Ә менә гадәти вакытта Бөекбритания башкаласы чит илләрдән 300 меңгә якын туристны кабул итә. Алар бик рәхәтләнеп театрларга, музейларга йөри, башка күңел ачуларга иркенләп акча туздыра.
Олимпиада көннәрендә, беренче чиратта, нәкъ менә музей һәм театрлар ниятләгән керемнәрен ала алмый да инде. Британиянең туристларны җәлеп итә торган истәлекле урыннары ассоциациясе бу көннәрдә керемнәрнең 30-35 процентка кимүен хәбәр итә. Шуңа да карамастан, ассоциация әгъзалары кул кушырып утырырга җыенмый, кунакларны кызыксындыру чараларын эзли.
Бу көннәрдә Лондон кунакханәләре хуҗаларына да төрле юллар белән клиентларны җәлеп итү юлларын эзләргә туры килә. Аларның күбесе бәяләргә ташлама ясарга мәҗбүр. Golden Tours компаниясе идарәче директоры Палан, бу җәйдә Олимпиада үзләренең бизнесын юкка чыгарды, дип саный. «Элек отельләр җәйге чорда бәяләрне шактый күтәрә иде. Уеннар чорында керем инде 20 процентка кимеде», - дип белдерә ул.
Ә менә Лондонның көнчыгыш өлешендә урнашкан ял һәм күңел ачу биналары хуҗалары һич зарлана алмый, чөнки каланың бу районында Олимпия паркы урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар