16+

Олимпия бозы тукмашу урыны түгел

Сочида Россия данын яклаячак хоккейчылар исемлегенә «Ак Барс»тан моңарчы өч уенчы кергән булса (Никулин, Медведев, Терещенко), соңгы көннәрдә генә бу исемлекне Александр Свитов тулыландырды. Казан командасы вәкиле травма алган «Динамо» хоккейчысы Денис Кокаревны алмаштырды. Бозда еш кына «сугыш чукмары» роленә кергән Свитовка бу образын онытып торырга туры киләчәк. Россия командасы...

Сочида Россия данын яклаячак хоккейчылар исемлегенә «Ак Барс»тан моңарчы өч уенчы кергән булса (Никулин, Медведев, Терещенко), соңгы көннәрдә генә бу исемлекне Александр Свитов тулыландырды. Казан командасы вәкиле травма алган «Динамо» хоккейчысы Денис Кокаревны алмаштырды.
Бозда еш кына «сугыш чукмары» роленә кергән Свитовка бу образын онытып торырга туры киләчәк. Россия командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов, аның мөмкинлекләрен тукмашуда түгел, ә уенда файдаланачакбыз, дип белдерде.
- Александр Свитов - җыелма команда составында шактый уйнаган тәҗрибәле уенчы. Кирәк булганда, ул бик каты, агрессив уйный ала. Бозда уенчылар саны аз калганда, оборонада да яхшы гына уйный. Олимпия уеннарында сугышырга ярамый, уйнарга кирәк. Шуңа күрә, без аның куәтен уенда файдаланачакбыз.
Сүз уңаеннан, Россиянең хоккей буенча җыелма командасы бу атнада Казанга - Олимпиадага әзерлекнең соңгы этабына җыелды. КХЛ уенчыларыннан торган состав Татарстан башкаласында 8 февральгә кадәр шөгыльләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading