16+

Олимпия чемпионнары Универсиадада катнашачак

Россия студентлар спорты берлегенең Башкарма комитеты июль аенда Казан Универсиадасында Россия данын яклаячак спортчыларның киңәйтелгән составын раслады. Әлегә анда 663 кеше урын алган. 6 июньгә кадәр исемлеккә үзгәрешләр кертелә ала.

Кандидатлар исемлегендә узган елгы Лондон Олимпиадасы триумфаторлары булу аеруча сөендерә, дөнья һәм Европа чемпионнары, призерлары да шактый. Аерым алганда, бу җәй Казанда синхрон йөзү буенча Олимпия чемпионнары Светлана Ромашина, Александра Пацкевич, Анжелика Тиманина һәм Дарья Коробованы, нәфис гимнастикада төркем күнегүләрендә Лондон Олимпиадасы чемпионнары булган Анастасия Близнюк, Алина Макаренко, Ксения Дудкина, Анастасия Назаренконы, Лондон Олимпиадасында спорт гимнастикасында медальләрнең барлык комплектын җыйган Алия Мостафинаны, шушы ук уеннарда дзюдо буенча алтын медаль яулаган Арсен Галстянны, биеклеккә сикерү буенча Олимпия чемпионы Иван Ухов, 3000 м арага каршылыклар аша йөгерүдә һәм спорт йөрешендә Олимпия чемпионнары Юлия Зарипова белән Елена Лашманованы күрү ихтималы бик зур. Универсиадада Россиянең волейбол буенча җыелма командасының киңәйтелгән составында Лондонны буйсындырган Дмитрий Ильиных, Алексей Обмочаев һәм Александр Бутько бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading