16+

«Олимпия чемпионы булу минем иң зур хыялым иде»

Нәфис гимнастикада татар спортчыларының күренекле вәкилләренең берсе - биш тапкыр дөнья, өч тапкыр Европа чемпионы Әминә ЗАРИПОВАга Олимпия чемпионы исемен яуларга насыйп булмый. Моннан 16 ел элек Атланта шәһәрендә узган Олимпиадада аңа дүртенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килә. Ул вакытта инде дүрт тапкыр дөнья чемпионы исемен йөрткән спортчы кыз...

«Олимпия чемпионы булу минем иң зур хыялым иде»

Нәфис гимнастикада татар спортчыларының күренекле вәкилләренең берсе - биш тапкыр дөнья, өч тапкыр Европа чемпионы Әминә ЗАРИПОВАга Олимпия чемпионы исемен яуларга насыйп булмый. Моннан 16 ел элек Атланта шәһәрендә узган Олимпиадада аңа дүртенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килә. Ул вакытта инде дүрт тапкыр дөнья чемпионы исемен йөрткән спортчы кыз...

Шушы көннәрдә генә «Спорт-Экспресс» басмасында тренер Әминә Зарипова белән күләмле генә әңгәмә дөнья күрде. Аның кызыклы урыннарын «ШК» укучылары игътибарына тәкъдим итәбез.
- Нәфис гимнастика өлкәсендә спортчыларга башкаларга караганда күбрәк һәм көчлерәк шөгыльләнергә туры килә. Дөнья чемпионы исемен яулаган гимнаст кызлар, спорттагы карьераларын тәмамлауга ук, башка беркайчан да гимнастика залына аяк басмам дип сүз бирәдер кебек. Сезнең - 3 бала анасының тренерлык эшен сайлавы беркадәр гаҗәпләндерә дә.
- Спортчы карьерасын тәмамлауга, дөресен әйтергә кирәк, мин, булдыра алганча, гимнастикадан ераграк торырга тырыштым. Бу чорда һәртөрле шөгыльгә ябышырга әзер идем. Хәбәрче буларак интервьюлар алып та карадым, телевидениедә комментатор булып алдым, хәтта үз ресторан бизнесымны да булдырдым. Әлеге омтылышларымны бик үк уңышлы булды дип санамыйм. Һәм мин бары нәфис гимнастикада гына чын-чынлап барлык әйберне дә аңлавымны төшендем. Параллель рәвештә яшьләр җыелма командасы белән эшли башладым. Ресторан бизнесы ябылгач, үземне тулысынча тренерлык эшенә багышладым.
- Яңа эшли башлаган тренерларга кыенга туры киләдер...
- Минем бурычым - нәфис гимнастика буенча Россия җыелма командасына резерв әзерләү. Ягъни яхшы әзерлекле спортчыларны шөгыльләндерәм. Җыелма команданың баш тренеры Ирина Винер ярдәме белән нәфис гимнастикада ныклы система булдырылган. Балалар, осталыклары үсү дәрәҗәсенә карап, тренердан тренерга тапшырыла. Ирина Александровна, имән имәннәр арасында үсәргә тиеш, дип кабатларга ярата. Ягъни барлык көчле спортчылар бер җирдә шөгыльләнергә һәм бер-берсенә карап үсәргә тиеш.
- Үзегезнең профессиональ спорттагы чорыгыз хәтергә нинди истәлекләр белән уелып калды?
- Гомумән алганда, мин, ничек теләдем - карьерам шулай булды, дип саныйм. Берничә тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы исемен яуладым. Ә менә Олимпиада... Олимпия чемпионы булу минем иң татлы хыялым иде. Безнең спорт төре шуның белән үзенчәлекле: анда бер генә хата җибәрмичә дә оттырып була. Анда күп әйбер синең гимнаст буларак «репутацияңнән» тора. Ул күп чыгышлар нәтиҗәсендә формалаша. Иң кирәкле вакытта ул спортчыга йә плюс буларак, яки минус булып хезмәт итә.
Атланта Олимпиадасында мин тупас хаталар ясамаган сирәк гимнастларның берсе булдым. Әмма нәтиҗәдә дүртенче урын гына яуладым.
- Пьедестал янында гына калу спортчы өчен иң кыены инде...
- Дөрес, минем ул чакта хәтта үләсем килде. Бик кыен булды. Беркемне күрәсе дә, ишетәсе дә килмәде. Безне Россия командасы йортына китергәннәре хәтердә. Шунда мин баскетболчы Сергей Беловны очраттым. Ул миңа җиңелү бик үкенечле булганда да дөньяның моның белән бетмәвен аңлатты. Ул вакытта баскетболчылар үзләре дә оттырган иде.
Шулай да мин гимнастикадан китәргә карар кылдым. Аннан кире кайттым, тагын киттем... Олимпиадада җиңелгәннән соң, Ирина Винер миңа йолдыз формасындагы кулон бүләк иткән һәм үзе өчен минем һәрвакытта да йолдыз булып калачагымны аңлаткан иде. Ул кулонны мин хәзергәчә саклыйм.
- Инде тренер буларак, Ирина Винер белән эшләү авыр сынаумы?
- Әйе, соңгы сүзне ул әйтә. Мин бәхәсләшмәскә тырышам. Иртәме-соңмы, аның хаклы икәне ачыклана. Аның ситуацияне тирәнрәк аңлау сәләте бар. Дөрес, тренер буларак, кайвакыт иреклерәк эш итәсем килә. Хаталар ясасам да, алар бит минем тәҗрибәм булачак. Икенче яктан үз-үземә сорау да бирәм: җыелма командада эшләп, мин шәхси иреккә хокуклы була аламмы соң?!
- Вакытлар үтү белән, Сез үзегезне Ирина Винер урынында күрергә теләр идегезме?
- Юктыр. Бу - бик катлаулы һәм зур хезмәт. Дөресен генә әйткәндә, бүген Россия нәфис гимнастикасын Винердан башка күзаллап булмый. Аннан башка бу система җимереләчәк. Моннан тыш, нәфис гимнастика бит хатын-кызлар коллективыннан тора. Ирина Александровнадан башка алар бер-берсен чәйнәп бетерәчәк.

Әминә ЗАРИПОВА
1976 елның 10 августында Үзбәкстанда туа.
Нәфис гимнастика буенча атказанган спорт остасы.
Биш тапкыр дөнья, өч тапкыр Европа чемпионы.
Хәзерге вакытта Россия җыелма командасында тренер.
Тормыш иптәше - «Несчастный случай» төркеме лидеры Алексей Кортнев белән өч бала үстерәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading