Олимпия уты эстафетасында катнашучы һәркем үзе, йөгерәсе этап башланганчы, факелны сатып алырга хокуклы. Аларга ул үзкыйммәте буенча тәкъдим ителә. Сочи Олимпиадасы факелының үз бәясе 12 800 сум тора дип язып чыктылар. Бераз алдарак Американың бер онлайн-аукционында 2014 елгы уеннар факелының 106 мең сумга (3283,33 долларга) сатылуы хәбәр ителде.
Эстафетаның күптән...

Эстафетаның күптән түгел тәмамланган этапларында катнашучыларның да факелларын сатуга чыгаруы бу хакта Интернетта игъланнар күренүгә мәгълүм булды. Avito.ru игъланнар сайтында аны хәтта 300 мең сумга тәкъдим итүче булган. Бераз соңрак бу игълан модератор тарафыннан юкка чыгарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар