Шәһри Казан

Олимпия призеры Россия гражданлыгыннан баш тарта

Йөзү буенча ике тапкыр Олимпия призеры Аркадий Вятчанин Россия командасы өчен чыгыш ясаудан туктап, гражданлыгын алмаштырырга карар иткән.

Реклама

Халыкара Олимпия комитеты кагыйдәләре моңа каршы килми. Спортчы кайсы ил данын яклаячагын якын арада хәл итәргә вәгъдә бирә. Спортчыны бу адымга барырга ММЧга үпкәсе этәргән. «Мин үземә һәм башкаларга булган мөнәсәбәттән туйдым. Мине зур бала итеп сурәт­ләгән ярым аналитик мәкалә соңгы тамчы булды», - дип белдерә ул. Мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, спортчының Бөтенроссия йөзү федерациясе белән дә мөнәсәбәтләре катлаулы икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: