16+

Остаз юк дип тормадылар

Казанның «Рубин» футбол клубы үз кырында Махачкаланың «Анжи» командасын җиңүгә иреште. Казанлылар кунаклар капкасына беренче таймда ук ике туп кертергә өлгерделәр.

Остаз юк дип тормадылар

Казанның «Рубин» футбол клубы үз кырында Махачкаланың «Анжи» командасын җиңүгә иреште. Казанлылар кунаклар капкасына беренче таймда ук ике туп кертергә өлгерделәр.

«Рубин» уенчыларына чираттагы тапкыр уен кырына баш тренерлары Корбан Бердыевтан башка чыгарга туры килде. Билгеле булганча, тренер өч матчка дисквалификацияләнгән иде. Остазларының кыйммәтле киңәшләрен алу мөмкинлеге булмау өстенә, уенчыларга җанатарлар яклавы да әллә ни көчле булмады бу уенда. Россиянең ике тапкыр чемпионнары уеннарын карарга килүчеләр аз иде. Әмма «рубин»лылар күңелләрен моңа карап кына төшермәделәр. Очрашуның 10 нчы минутында каршы як капкага озатылган туп - шуңа дәлил. Уен дилбегәсен кулыннан ычкындырмавы аркасында, 20 минуттан соң өстенлеген бермә-бер арттырган «Рубин»га афәрин дияргә генә кала. Беренче тайм казанлылар файдасына 2:0 исәбе белән тәмамланды. Икенче таймда да безнекеләр кунакларга куркыныч мизгелләрне тудырып кына тордылар. Инде аларның «Анжи»га «бүләк иткән» туплары 3кә җитте. Алай да, Төньяк Кавказдан бирле килеп бер туп та кертми китмәсеннәр инде, дипме, кунакларга да капкаларына бер туп кертү мөмкинлеге бирделәр безнең егетләр. Әмма ул тупны бурычка гына алып торганнар иде, ахры. Озак та тормастан, бермә-бер арттырып, кире кайтарып та бирделәр. Шулай итеп, «Анжи» капкасына бу уенда 5 туп озатты, ә үзенә бары берне генә кабул итте «Рубин».
Киләсе матчны «Рубин» 20 октябрьдә Түбән Новгородта уздырачак. Җирле «Волга» белән очрашачак ул анда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading